Товарлар каталогы
Категорияне төгәлләштерегез:
Фильтр буенча параметрлар

Ибраһимов Илфак Мирза улы (Мөхәммәт Мирза)
Ибраһимов Илфак Мирза улы (Мөхәммәт Мирза) 1952 елның 3 декабрендә (рәсми документларда - 1953 елның 3 гыйнварында) Татарстанның Актаныш районы Чалманарат авылында туа. 1970 елда Такталачык урта мәктәбен тәмамлагач, Казан дәүләт мәдәният институтының театр сәнгате-режиссура бүлегенә укырга керә. Институтны тәмамлап һәм 1976-1977 елларда хәрби хезмәттә булып кайткач, М.Мирза Актанышта җирле радиотапшырулар оештыру мөхәррире һәм 1979-1984 елларда ВЛКСМның Актаныш район комитеты беренче секретаре булып эшли. 1984-1996 елларда - Актаныш районы эчке эшләр бүлеге башлыгы урынбасары, 1998-2001 елларда - Актаныш районы мәдәният бүлеге мөдире, 2001 елдан 2005 елга кадәр Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары вазифаларын башкара. 2004 елдан - Татарстан Язучылар берлеге рәисе. М.Мирза - «Кәккүк тавышын санадым» (1994), «Турайгыр» (1998), «Киек Каз Юлында» (2003), «Тере су» (2007) һ.б. шигъри җыентыклар, хикәяләр һәм публицистик язмалар авторы. М.Мирза - Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (2006). 2007 елда ул Халыкара иҗтимагый фәннәр академиясе һәм Халыкара «Шәфкатьлелек дөньясы» оешмасының алтын медале белән бүләкләнә. 2011 елда шагыйрь «Киек Каз Юлында» (2003), «Тере су» (2007) китаплары һәм «Адәм баласы» китабында басылып чыккан «Адәм баласы» шигырьләр циклы өчен Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. 1995 елдан - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Сортларга аеру:
популярлык
популярлык
әлифба
бәя арту буенча
бәя кимү буенча
Күрсәтергә:
30
30
60
90