Товарлар каталогы
Фильтр буенча параметрлар

Гыйззәтуллина Флера Сабирҗан кызы
Шагыйрә Флера Сабирҗан кызы Гыйззәтуллина 1931 елның 6 сентябрендә Татарстанның Азнакай районы Әсәй авылында туа. Аңа бала чактан ятимлекнең бөтен ачысын-төчесен татырга һәм бик яшьли физик хезмәт белән танышырга туры килә: җиде сыйныфны укып бетерүгә үк ул колхоз фермасында терлек карый, ә уналты яшеннән Кемерово якларына китеп, шахтада эшли, Ом-Том тимер юлын салыша, аннан соң өч ел Украинаның Донбасс төбәгендәге «Калиновка» шахтасында откатчица булып хезмәт итә. 1952 елда гаиләсе белән Татарстанга кайтып, 1970 елга кадәр Лениногорск районы Карабаш эшчеләр бистәсе ательесында тегүчелек эшендә була, бер үк вакытта, төп хезмәт вазифасыннан аерылмыйча укып, кичке урта мәктәпне тәмамлый. 1970-1979 елларда ул, тормыш ихтыяҗларына бәйле рәвештә, гаиләсе белән янәдән читтә - Самара өлкәсенең Тольятти шәһәрендә яши һәм эшли. Казан шәһәренә гаилә бары 1980 елда гына кайтып төпләнә. Әдәби иҗат эше белән яшьтән үк кызыксына һәм, каләм тибрәтә башлавына карамастан, Флера Гыйззәтуллина матбугат мәйданында чагыштырмача соң - узган гасырның алтмышынчы елларында гына күренә башлый. Беренче шигырьләре 1963 елда район газетасында басыла. Карабашта яшәгән елларында ул, еш кына Әлмәткә килеп, андагы танылган язучылар - Әдип Маликов, Саҗидә Сөләйманова, Гариф Ахунов, Гамил Афзал, Шамил Бикчурин, Мәхмүт Хәсәневләр белән таныша һәм якыннан аралаша, әдәби-иҗат берләшмәләренә йөреп, шигърият серләрен тирәнрәк үзләштерә. Тора-бара аның шигырьләре республика газета-журналларында даими басыла, зур-зур шигырь бәйләмнәре «Беренче карлыгачлар» (1968), «Кешеләр һәм чәчәкләр» (1968), «Юл башы» (1972) кебек күмәк җыентыкларга урнаштырыла, ә 1974 елда Татарстан китап нәшриятында Шәйхи Маннур кереш сүзе белән беренче мөстәкыйль җыентыгы дөнья күрә. Аның нәүбәттәге икенче шигырь китабы да («Сәлам хаты», 1981) укучыларга күренекле шагыйрь Әхсән Баянның фатихалы кереш сүзе белән тәкъдим ителә. Флера Гыйззәтуллина - поэзиягә тормышның үзеннән бай хезмәт тәҗрибәсе туплап килгән шагыйрә. Аның шигърияттәге иҗади уңышлары да, өметле яшьләргә һәрвакыт хәерхаһлы булган Сибгат Хәким әйткәнчә, нәкъ менә шул үзе кичергән тормыш вакыйгалары, эше-һөнәре, гаилә анасы, хатын-кыз күңелендә генә туа ала торган уй-хисләре, тойгылары белән тыгыз бәйле. 1992 елда Флера Гыйззәтуллинага «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә. Ф.Гыйззәтуллина - 1980 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.
Сортларга аеру:
популярлык
популярлык
әлифба
бәя арту буенча
бәя кимү буенча
Күрсәтергә:
30
30
60
90
Электрон китаплар
Давыл чәчәкләре (шигырьләр, поэмалар)
Цветы бури.Давыл чәчәкләре.Гиззатуллина Ф.С.2022г. О-3245 Тираж 1200 12шт
Реквизиты | Услуги / Услуга |
Басма китаплар
Давыл чәчәкләре (шигырьләр, поэмалар)
Цветы бури.Давыл чәчәкләре.Гиззатуллина Ф.С.2022г. О-3245 Тираж 1200 12шт
Реквизиты | Продукция / Товар |