Товарлар каталогы
Категорияне төгәлләштерегез:
Фильтр буенча параметрлар
Ләлә Нәгыйм кызы Сабирова (Гыймадиева)
Ләлә Нәгыйм кызы Сабирова (Гыймадиева) Ләлә Нәгыйм кызы Сабирова (Гыймадиева) 1947 елның 1 мартында Татарстанның Дөбъяз районы (хәзерге Биектау районы) Мәмдәл авылында укытучылар гаиләсендә туа. 1964 елда Мәмдәл урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында белем ала. 1969 елда университетны тәмамлагач, ике ел “Татарстан яшьләре” газетасында әдәби хезмәткәр, 1971 елдан 1988 елга кадәр Биектау районының Олы Битаман авылы урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбият укытучысы һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшли. 1988 елдан Л.Сабирова янәдән Казанда: “Яшь ленинчы” (хәзерге “Сабантуй” журналы) газетасында әүвәл – әдәби хезмәткәр, аннары җаваплы сәркәтип һәм баш мөхәррир урынбасары вазифаларын башкара. 1994 елдан 2004 елга кадәр шул ук газетаның баш мөхәррире хезмәтендә була. Балалар язучысы буларак, Л.Сабирова үткән гасырның алтмышынчы елларыннан башлап республикада чыга торган көндәлек матбугат битләрендә даими катнашып килә. Аның нәниләр өчен язган кыска хикәяләр тупланмасы беренче тапкыр 1964 елда “Тылсымлы таяк” исемле күмәк җыентыкта урнаштырыла. Аннары Татарстан китап нәшриятында “Кызарган алмалар” (1986), “Мыеклы фәрештә” (1999), “Чуфут-кале малайлары” (2005), “Мин аңа бәхет телим” (2007), “Ике әни һәм бер математика” (2012), “Бер уч борчак” (2016), “Рәхәткә чыдап кара” (2020), “Адашкан СМС” (2024) исемле китаплары (аларның икесе республика күләмендә уздырыла торган “Ел китабы” конкурсында беренче урыннарны, берсе икенче урынны алды), Чиләбенең “Взгляд” китап нәшриятында “Мәмдәлләрдә генә утлар яна” исемле документаль повесте дөнья күрә. “Сабантуй” авторлары әсәрләреннән торган “Безнең йолдызлар яктырак”, “Сабантуй”, “Балачакта калабыз” исемле әдәби җыентыклар эшли. Әдәби тәнкыйтьнең гомуми фикеренчә, Л.Сабированың хикәяләре шәкли яктан кыска-җыйнак, эчтәлек, тел-стиль һәм тәрбияви максаты ягыннан балалар күңеленә үтемле, сәнгатьчә тәэсирле булулары белән аерылып тора. Матбугат һәм балалар әдәбияты өлкәсендәге хезмәтләре өчен Ләлә Сабирова 1997 елда “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исемгә лаек була. 2014 елда аңа Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия, 2025 елда Абдулла Алиш исемендәге премия тапшырыла. Ул – 1988 елдан Татарстан журналистлары берлеге әгъзасы, 1995 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Сортларга аеру:
популярлык
популярлык
әлифба
бәя арту буенча
бәя кимү буенча
Күрсәтергә:
30
30
60
90
Выберите язык


