Товарлар каталогы
Категорияне төгәлләштерегез:
Фильтр буенча параметрлар

Гыймадиев Алмаз Марс улы
Гыймадиев Алмаз Марс улы 1972 елның 20 июлендә Татарстанның Биектау районы Зур Битаман авылында туа. 1988 елда урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт университетының татар теле, әдәбияты һәм Көнчыгыш телләре бүлегенә укырга керә. 1991-1996 елларда «Сабантуй» балалар газетасының әдәбият бүлегендә эшли. 1996-1997 елларда Әтнә районы администрациясендә мәдәният бүлеге мөдире вазифаларын башкара. 1997 елдан алып бүгенге көнгә кадәр «Казан утлары» журналында башта бүлек мөдире, аннан җаваплы сәркатип булып эшли. А.Гыймадиевның беренче язмалары «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасы, «Ялкын» журналында басыла башлый. 1997 елда «Тә-нә-фес, яки Маҗаралы хәлләр» исемле беренче китабы дөнья күрә. Аннары «Хуш, Тамчыгөл!» (2001), «Без андый малай түгел!» (2005), «Ниязның рекордлар китабы» (2006) исемле китаплары басыла. 2001 елда А. Гыймадиевка «Тә-нә-фес, яки Маҗаралы хәлләр», «Хуш, Тамчыгөл!» исемле китаплары өчен Татарстан Язучылар берлегенең Ш.Маннур исемендәге әдәби премиясе тапшырыла. 2007 елда «Ниязның рекордлар китабы» өчен ул Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге әдәби премиясенә лаек була. 1998 елдан - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Сортларга аеру:
популярлык
популярлык
әлифба
бәя арту буенча
бәя кимү буенча
Күрсәтергә:
30
30
60
90