Товарлар каталогы
Категорияне төгәлләштерегез:
Фильтр буенча параметрлар

Гыйләҗев Искәндәр Аяз улы
Гыйләҗев Искәндәр Аяз улы 1958 елның 31 августында Казан шәһәрендә язучы А. Гыйләҗев гаиләсендә туа. Казанның 94 нче мәктәбендә урта белем алганнан соң, 1979 елда ул Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлый. Мәскәүдә аспирантурада укып, 1983 елның маенда кандидатлык дисссертациясе яклый. 1982-1985 елларда И.Гыйләҗев - Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында, 1985 елдан Казан дәүләт университетында ассистент, өлкән укытучы, доцент булып эшли. 2000 елда докторлык диссертациясе яклый. Университетның татар филологиясе һәм тарихы факультеты деканы вазифаларын башкара. Хәзерге көндә ул - КФУ профессоры, татар тарихы кафедрасы мөдире. И.Гыйләҗевнең төп фәнни кызыксыну өлкәсе - XIX-XX йөзләрдә Европа, Азиядәге татар диаспорасы, татар иҗтимагый хәрәкәте һәм иҗтимагый фикер үсеше. Галимнең 90 нан артык фәнни хезмәте, берничә монографиясе басылып чыга. Ул мәктәпләр өчен тарих буенча дәреслекләр яза. 2009 елда И.Гыйләҗев «Легион «Идель-Урал» китабы өчен Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби премиясенә лаек була. 2008 елдан - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Сортларга аеру:
популярлык
популярлык
әлифба
бәя арту буенча
бәя кимү буенча
Күрсәтергә:
30
30
60
90