Товарлар каталогы
Категорияне төгәлләштерегез:
Фильтр буенча параметрлар

Гыйләҗев Аяз Мирсәет улы
Гыйләҗев Аяз Мирсәет улы 1928 елның 17 гыйнварында Татарстанның Сарман районы Чукмарлы авылында туа. Бала чагы һәм мәктәп еллары Зәй районының Югары Баграҗ авылында уза. Шул авыл мәктәбенең тугыз сыйныфын һәм Сарман урта мәктәбендә унынчы сыйныфны тәмамлаганнан соң (1945), берникадәр вакыт колхозда эшли, аннары ике елга якын комсомолның Зәй районы комитетында бүлек мөдире хезмәтендә була. 1948 елда Казанга килеп, университетның татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Репрессия корбаны буларак, 1950-1955 елларда А.Гыйләҗев Казахстанда Сталин төрмәләрендә була. Аннары яңадан Казанга кайтып, университетта укуын дәвам иттерә. Университетны тәмамлагач, А.Гыйләҗев 1957-1961 елларда көндәлек матбугат редакцияләрендә эшли. 1961-1963 елларда Мәскәүдә СССР Язучылар берлеге каршындагы икееллык Югары әдәби курсларда укып кайта. 1963 елдан ул профессиональ язучылык хезмәтенә күчә. А.Гыйләҗевнең башлангыч иҗат тәҗрибәләре студентлык чорына карый. 1948 елны «Безнең хикәяләр» исемле җыентыкта яшь авторның «Ян, учагым, ян!» исемле беренче хикәясе басылып чыга. Ләкин аның актив иҗат эшчәнлеге 1956 елдан гына башлана дияргә була. Ул үзен бигрәк тә озын хикәя-повесть остасы итеп таныта. «Дүртәү» (1961), «Өч аршын җир» (1962), «Зәй энҗеләре» (1963), «Берәү» (язылуы - 60 нчы еллар башы, басылуы - 1966), «Урталыкта» (1969), «Язгы кәрваннар» (1972), «Мәхәббәт һәм нәфрәт турында хикәят» (1973), «Мең чакрым юл» (1977-1978), «Җомга көн, кич белән...» (1979), «Әтәч менгән читәнгә» (1979-1980) һ.б. - шуның мисаллары. «Балта кем кулында?» (2008), «Йәгез, бер дога!» (1997) һ.б. роман-китапларын да укучылар бик җылы кабул итә. Язучының иҗат эшчәнлегендә драматургия жанры да зур урын били. Аның каләме белән 40 тан артык күп актлы комедия, трагедия һәм драмалар язылган. Алар республикабыз театрларында куела, кайберләре башка телләргә тәрҗемә ителеп, үз вакытында башкорт, авар, чуваш милли театрлары, рус театры сәхнәләрендә дә уңыш белән бара. А.Гыйләҗев - ТАССРның һәм РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1978, 1985). «Җомга көн, кич белән...» һәм «Әтәч менгән - читәнгә» повестьлары өчен язучы 1983 елда - ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә, 1987 елда - русча тәрҗемәдә басылган «При свете зарниц» исемле китабы өчен РСФСРның М.Горький исемендәге Дәүләт премиясенә, 1985 елда - Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби премиясенә лаек була. Чекистлар турында язган әсәрләре өчен әдип СССР Дәүләт иминлеге комитетының Дипломы белән бүләкләнә. 1993 елда Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев Указы белән А.Гыйләҗевкә «Татарстан Республикасының халык язучысы» дигән мактаулы исем бирелә. А.Гыйләҗев 2002 елда Казанда вафат була. 1961 елдан - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Сортларга аеру:
популярлык
популярлык
әлифба
бәя арту буенча
бәя кимү буенча
Күрсәтергә:
30
30
60
90
Библиотека
Аяз Гилязов: Воспоминания
В книгу вошли воспоминания об известном татарском писателе Аязе Гилязове, статьи о его творчестве в целом и отдельных произведениях, инсценировках, а также автобиографические записи и фотографии.
Бушлай
Библиотека
В чьих руках топор?: роман
В романе «В чьих руках топор?» описываются отрицательные явления, развившиеся в эпоху застоя, судьбы людей разных сословий, вопросы чести и совести.
Бушлай
Библиотека
Аяз Гилязов. Том 3. Избранные произведения в пяти томах.
В данный том 'Избранных произведений' вошли пьесы известного татарского писателя Аяза Гилязова. Среди них: 'Вечерние беседы', 'Душевная теплота', 'Шамиль Усманов', 'Отец и плачет, и поет', 'Потерянный день' и другие произведения классика татарской литературы.
Бушлай
Библиотека
Аяз Гилязов. Том 2. Избранные произведения в пяти томах.
В данный том 'Избранных произведений' известного татарского писателя Аяза Гилязова вошли пьесы: 'Черноглазые девушки', 'Младший сын Хадижи', 'Босоногая девчонка' и другие.
Бушлай
Библиотека
Аяз Гилязов. Том 1. Избранные произведения в пяти томах.
В данный том 'Избранных произведений' вошли рассказы и повести известного татарского писателя, классика татарской литературы Аяза Гилязова. В них описываются радостные и трагические события жизни.
Бушлай
Электрон китаплар
В чьих руках топор?
В чьих руках топор? Гилязов А.М. русс 2023г.С-2778/Э Тираж 1200
Реквизиты | Услуги / Услуга |
Басма китаплар
В чьих руках топор?
В чьих руках топор? Гилязов А.М. русс 2023г.С-2778 Тираж 1200
Реквизиты | Продукция / Товар |
Басма китаплар
При свете зарниц. (Повести)
При свете зарниц Гилязов А.М.рус 2017 А-2260 Тираж 2100 8шт
Реквизиты | Продукция / Товар |