Товарлар каталогы
Категорияне төгәлләштерегез:
Фильтр буенча параметрлар

Гыйльманов Галимҗан Хәмитҗан улы
Гыйльманов Галимҗан Хәмитҗан улы 1957 елның 1 февралендә Башкортстанның Дүртөйле районы Әсән авылында туа. 1974 елда Әсән урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, в Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Студент елларында «Әллүки» әдәби түгәрәгендә үзенең иҗади мөмкинлекләрен сыный, профессор Х.Госман җитәкчелегендә «Шәехзадә Бабич: тормыш юлы һәм иҗат эволюциясе» исемле беренче гыйльми хезмәтен яза. Университетны тәмамлагач, Г.Гыйльманов татар әдәбияты кафедрасы каршындагы аспирантурада укый. 1983 елда кандидатлык диссертациясе яклый. 1982-1986 елларда ул кафедрада өлкән лаборант, ассистент булып эшли, татар теле һәм әдәбияты бүлегендә, шулай ук әзерлек бүлегендә әдәбият тарихы буенча лекцияләр укый, махсус курслар алып бара. 1986 елда Г. Гыйльманов Татарстан китап нәшриятына эшкә күчә, матур әдәбият һәм балалар һәм яшүсмерләр әдәбияты редакциясендә мөхәррир вазифаларын башкара. 1989-1990 елларда Татарстан Язучылар берлегендә җаваплы сәркатип булып эшли. Аннары яңадан Татарстан китап нәшриятына кайтып, 1994 елга кадәр берьюлы ике редакция - балалар һәм яшүсмерләр әдәбияты һәм әдәби мирас редакцияләре мөдире хезмәтендә була. 1994-1999 елларда матур әдәбият һәм балалар-яшүсмерләр әдәбияты редакцияләренә җитәкчелек итә. Бер үк вакытта Казан дәүләт университетының татар әдәбияты кафедрасында «Әдәби мирас: текстология мәсьәләләре», «Мифология һәм татар әдәбияты» дигән темаларга махсус курс һәм семинар алып бара. 1999 елда Татарстан Язучылар берлегенең XIII корылтаенда Г.Гыйльманов Берлек идарәсенә сайлана, Берлекнең рәисе урынбасары һәм аппарат җитәкчесе итеп билгеләнә. Аның бу вазифасы XIV корылтай (2002) сайлаган идарә составында кабат раслана. 2005 елда Г.Гыйльманов «Казан утлары» журналында фән һәм сәнгать бүлеге мөхәррире булып эшли. 2005 елның сентябреннән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының Мәдәният һәм Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү бүлегендә баш консультант вазифасын башкара. Хәзерге көндә ул - Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының Мәдәният һәм Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү бүлегенең мәдәниятне һәм сәнгатьне үстерү мәсьәләләре секторы мөдире. Г. Гыйльмановның башлангыч чор иҗат эшчәнлеге, нигездә, әдәбият фәне һәм әдәби тәнкыйть өлкәләре белән бәйле. 1989 елда - «Татарская баллада» исемле монографиясе, 1992 елда «Заман сүз сорый» исемле әдәби тәнкыйть мәкаләләре җыентыгы басылып чыга. Г. Гыйльман 80 нче елларда ук әдәбиятның төрле жанрларында көчен сынап караган. Беренче хикәя-повестьларын ул 1993 елда үзенең «Тозлы яңгыр» исемле беренче проза китабында бастырып чыгара. Аннары «Албастылар» (2003), «Оча торган кешеләр» (2007) исемле күләмле әсәрләре дөнья күрә. «Гөрләвек = Ручеек» (1995, («Галим Әсәнов» тәхәллүсе белән), «Мин белгән малай» (1999), «Көмеш тарак» (2000) исемле китаплары балаларга атап чыгарыла. Язучының чәчмә әсәрләре рус, чуваш, башкорт, төрек, немец телләренә тәрҗемә ителә. Г.Гыйльманов - Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (2003). Ул Татарстан Республикасының Мактау грамотасы (1994), әдәбият өлкәсендәге казанышлары өчен М.Шолохов медале (2005) белән бүләкләнә. 2002 елда татар әдәбиятын һәм сәнгатен үстерүдәге казанышлары өчен Г.Гыйльманов Татарстан Язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге әдәби премиясенә лаек була. 1992 елдан - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Сортларга аеру:
популярлык
популярлык
әлифба
бәя арту буенча
бәя кимү буенча
Күрсәтергә:
30
30
60
90
Библиотека
Наследники Алиша: Произведения лауреатов премии Министерства культуры и Союза писателей Республики Татарстан
В книге собраны произведения лауреатов премии Министерства культуры и Союза писателей Республики Татарстан.
Бушлай
Библиотека
Лесные духи: Фантастическая история
В книге описывается жизнь татарской деревни, история парня, который, будучи заколдованным, жил в лесу целый год. Конечно, в произведении есть место любви, переживаниям матери и мифологическим образам.
Бушлай
Библиотека
Летающие люди: роман, повести, толкования
Галимзян Гильманов – один из писателей, у которых есть свой стиль, свой путь, свои образы в современной татарской прозе. Его герои живут на грани мечты и реальности, у них удивительные, сложные судьбы, но они всегда верны своим идеалам и духовным ценностям. Мы думаем, что близкое народу, содержательное и искреннее творчество писателя никого не оставит безразличным.
Бушлай
Библиотека
Расколотая луна. Повести, рассказы, эссе
В своих произведениях Галимзян Гильманов разрушает границу между мечтой и реальностью, описывает интригующие, загадочные события. На первый взгляд герои писателя – странные люди, но они отличаются искренностью и человечностью, сами строят свою судьбу.
Бушлай