Товарлар каталогы
Татарское ювелирное искусство

Татарское ювелирное искусство в собрании национального музея Республики Татарстан

Газизов Рафаил Шәкүр улы
Газизов Рафаил Шәкүр улы 1947 елның 26 апрелендә Татарстанның Мамадыш районы Кече Кирмән авылында туа. Башта ул туган авылында, аннан Мамадышның 2 нче урта мәктәбендә белем ала. Мәктәпне тәмамлагач, туган авылында укытучылык хезмәтен башлап җибәрә. 1966-1971 елларда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. 1971 елда туган авылы мәктәбендә уку-укыту бүлеге мөдире булып эшли башлый, 1972 елның августыннан мәктәпнең директоры итеп билгеләнә. 1981-1986 елларда читтән торып Казан педагогика институтының тарих бүлегендә укый һәм тарих укытучысы дигән өстәмә белгечлекне үзләштерә. Көндәлек матбугатта Р.Газизовның шигырьләре 60 нчы елларда күренә башлый, тора-бара Татарстанда һәм Башкортстанда чыккан күмәк җыентыкларда урын ала, радио һәм телевидение тапшыруларында да яңгырый. 1985 елда Р.Газизовның лирик шигырьләре тупланган «Бөре керфекләре» дигән беренче җыентыгы дөнья күрә. Соңрак «Җиләкле алан» (1988), «Чөгендер хикмәтләре» (1990), «Хат» (1994) дигән шигъри китаплары басыла. Аннан соң бер-бер артлы «Түбән оч малайлары» (1998), «Кичер, кичерә алсаң...» (1998) һ.б. проза китаплары нәшер ителә. Р.Газизов - РСФСРның халык мәгарифе отличнигы (1988), Татарстан Республикасының атказанган укытучысы (1994). Аның әдәби иҗаты 1991 елда Татарстан Язучылар берлегенең Ш.Маннур исемендәге һәм 2003 елда Ф.Хөсни исемендәге әдәби премияләре белән билгеләп үтелә. 2006 елда ул «Бүләгем» китабы өчен Г.Х.Андерсен исемендәге халыкара Почетлы диплом белән бүләкләнә. 1992 елдан - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Сортларга аеру:
популярлык
популярлык
әлифба
бәя арту буенча
бәя кимү буенча
Күрсәтергә:
30
30
60
90