Товарлар каталогы
Фильтр буенча параметрлар

Гайнетдинова Дания Заһретдин кызы
Гайнетдинова Дания Заһретдин кызы 1952 елның 2 гыйнварында Татарстанның Теләче районы Олы Тиләҗе авылында туа. 1969-1982 елларда Чабаксар шәһәрендә планикътисад техникумында укый. Аннары, читтән торып укып, Казан финанс-икътисад институтында һәм Казан дәүләт университетының журналистика факультетында югары белем ала. 1975 елда ул Татарстан китап нәшриятына мөхәррир булып эшкә урнаша. Беренче шигырьләре, нәсерләре, рецензияләре «Идел» альманахында басыла. 1980 елдан алып СССР Журналистлар берлеге әгъзасы. 1984 елда Д.Гайнетдинова Татарстан Язучылар берлеге каршындагы Әдәби фонд оешмасына эшкә күчә. Шул елларда аның «Исәнме, чишмәм!», «Авыл апасы», «Ташлыяр карлыгачы», «Үз дигәнем» кебек хикәяләрен яза. 1990 һәм 1992 елларда «Китап җылысы», «Өермә» исемле повестьлары аерым китап булып басылып чыга. Ул шулай ук балалар өчен язылган күп кенә радиоспектакльләр, радио-постановкалар сценариеларының авторы. 1991 елда Д.Гайнетдинова «Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясендә балалар редакциясенең өлкән мөхәррире булып эшли башлый. Язучы сынлы сәнгать белән дә кызыксына. Аның аерым рәсемнәре Төркия, Финляндия, Россиянең төрле төбәкләрендәге шәхси коллекцияләрдә саклана. 2010 елда Д.Гайнетдинова «Каен җиле» китабы өчен Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге әдәби премиясенә лаек була. 1997 елдан - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Сортларга аеру:
популярлык
популярлык
әлифба
бәя арту буенча
бәя кимү буенча
Күрсәтергә:
30
30
60
90
Электрон китаплар
Көй өзелсә нишләрсең? (хикәяләр, парчалар, документаль язма һәм иҗат портретлары)
Что будешь делать,если прервется мелодия? Көй өзелсә нишләрсең? Гайнетдинова Д.З. тат 2022г. О-2004 12шт
Реквизиты | Услуги / Услуга |
Басма китаплар
Көй өзелсә нишләрсең? (хикәяләр, парчалар, документаль язма һәм иҗат портретлары)
Что будешь делать,если прервется мелодия? Көй өзелсә нишләрсең? Гайнетдинова Д.З. тат 2022г. О-2004 12шт
Реквизиты | Продукция / Товар |