Товарлар каталогы
Категорияне төгәлләштерегез:
Фильтр буенча параметрлар

Гатауллин Рәдиф Кәшфулла улы (Рәдиф Гаташ)
Гатауллин Рәдиф Кәшфулла улы (Рәдиф Гаташ) 1941 елның 30 мартында Башкортстанның Кушнаренко (Кушнарат) районы Марс исемле татар авылында туа. 1959 елда Талбазы авылы урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Уфага барып, Башкорт дәүләт университетының татар-рус филологиясе бүлегенә укырга керә. Анда ике ел укыгач, белем алуын Казан университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә дәвам иттерә. 1964 елда университетны тәмамлап, ике елга якын Мөслим районы Уразмәт урта мәктәбендә татар теле, әдәбияты һәм тарих укытучысы булып эшли. Аннан, яңадан Казанга килеп, башта Татарстан китап нәшриятында (1966-1967, 1969-1971), соңрак «Ялкын» журналында (1973-1974) бүлек мөхәррире вазифаларын башкара. 1967-1969 елларда Мәскәүдә СССР Язучылар берлеге каршындагы икееллык Югары әдәби курсларда укый. 1975-2011 елларда ул «Казан утлары» журналы идарәсендә поэзия бүлеге мөхәррире хезмәтендә. Р.Гаташның беренче шигырьләре Уфа көндәлек матбугатында күренә башлый. «Гөлләр су сорый» исемле беренче мөстәкыйль җыентыгы Казанда 1966 елда басылып чыга, аннары бер-бер артлы «Кояшлы утраулар» (1967), «Диңгез эзлим» (1968), «Ирләр булыйк» (1978), «Чакыру» (1980), «Китмә, хыял» (1986) дигән китаплары дөнья күрә. Бүгенге көндә ул - ике дистәдән артык китап авторы. Р.Гаташ - татар шигъриятендә борынгы Шәрык поэзиясе традицияләрен, аерым алганда, газәл һәм робагый жанрларын иҗади дәвам иттерүче бүгенге шагыйрьләрдән иң алдынгысы һәм күренеклесе. 1997 елда аның бу төр шигырьләрен эченә алган «Бу - сиңа кылган догам» исемле күләмле җыентыгы басылып чыга. Р.Гаташның аерым шигырь цикллары төрек, казах, азәрбайҗан, латыш, литва, инглиз һ.б. телләргә тәрҗемә ителә. Ул - ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1982), Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (2001). Шагыйрь 2000 елда - Башкортстан Язучылар берлегенең Ф.Кәрим исемендәге әдәби премиясе, 2005 елда Татарстан Язучылар берлегенең һ .Такташ исемендәге әдәби премиясе белән бүләкләнә. 2008 елда «Газәлләр» (2001) һәм «Мәңгелек сусау» (2005) китаплары өчен Р.Гаташ Татарстан Республикасының Г .Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. 1966 елдан - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Сортларга аеру:
популярлык
популярлык
әлифба
бәя арту буенча
бәя кимү буенча
Күрсәтергә:
30
30
60
90
Библиотека
Радиф Гаташ. Избранные произведения. В трёх томах. Том 2: Стихи, поэмы
В этот том произведений лауреата Государственной премии имени Г.Тукая Республики Татарстан Радифа Гаташа вошли стихотворения, напечатанные в 70-е–80-е годы прошлого века, лирические, публицистические циклы «Татарские поэты в Европе», «Две весны в душе», «Воспоминание с середины жизни» и др. и цикл стихов «Эпоха Востока», отражающий особенности творчества поэта начала 90-х гг. XX в.
Бушлай
Библиотека
Радиф Гаташ. Избранные произведения. В трёх томах. Том 1: Стихи, лирические циклы, письма в стихах
В этот том произведений лауреата Государственной премии имени Г.Тукая Республики Татарстан Радифа Гаташа вошли стихотворения, циклы, лирические письма поэта.
Бушлай
Басма китаплар
Рәдиф Гаташ. Сайланма әсәрләр биш томда. 5 том. (Әдәби тәнкыйть мәкаләләре, рецензияләр, әңгәмәләр)
Избранные произведения в 5 томах. Том 5 Р.Гаташ 2018 Е-2650 Тираж 2650 12шт,16+
Реквизиты | Продукция / Товар |
Басма китаплар
Рәдиф Гаташ. Сайланма әсәрләр биш томда. 4 том. (Публицистик һәм лирик язмалар, әдәби тәнкыйть мәкаләләре, нәсер-эсселар)
Избранные произведения в 5 томах. Том 4 Р.Гаташ 2018г. Е-2646 Тираж 2100,12шт,16+
Реквизиты | Продукция / Товар |
Басма китаплар
Сайланма әсәрләр биш томда.Гаташ Рәдиф (Гатауллин Р.К.). 2 том.( Шигырьләр,публицистик цикллар,поэмалар,рубаи)
Избранные произведения в 5 томах. Том 2.Р.Гаташ А-1990 тат 2017г. 10шт
Реквизиты | Продукция / Товар |