Товарлар каталогы
Фильтр буенча параметрлар

Галиуллин Рөстәм Госман улы
Рөстәм Госман улы Галиуллин 1987 елның 26 ноябрендә Арча районы Наласа авылында туа. 2009 елда Казан дәүләт университетын кызыл дипломга тәмамлый һәм шунда ук 2009-2012 елларда аспирантурада укый. Филология фәннәре кандидаты. Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан “Гипнозчы малай” (2008) һәм “Юлларда җил ак иде…” (2012), “Васыять” (2017), Мәскәүдә дөнья күргән “Одиночество” (2013) проза китаплары, “Тәүфикъ Әйди иҗаты: образлар системасы һәм жанр типологиясе” монографиясе (2016) авторы. Шулай ук аның тәрҗемәсендә Татарстан китап нәшриятында Василий Аксеновның “Ленд-лиз балалары”, “Күз карасы”, “Җирән” хикәяләре (2016) һәм Анатолий Егинның “Үзбәк хан” романы (2016) аерым китаплар булып дөнья күрде. Ул тәрҗемә иткән Рөстәм Вәлиевнең “Дөнья гаме”, Салават Юзеевның “Үлгәннәрне бүлдермә”, Рауль Мирхәйдәровның “Җәяүле сәйран” романнары “Казан утлары” журналында басылып чыкты. 2015 елда Татарстан китап нәшриятында чыккан Тәүфик Әйдинең дүрттомлык “Сайланма әсәрләр”ен төзүчеләрнең берсе. Язучының үз әсәрләре инглиз, төрек, кыргыз, якут, казах, азәрбәйҗан, башкорт, рус һәм башка телләргә тәрҗемә ителеп, әдәби журналларда дөнья күрә килә. Татарстан Республикасының Муса Җәлил исемендәге премиясе лауреаты, “Бәллүр каләм” конкурсы җиңүчесе, “Иделем акчарлагы” яшь язучылар конкурсының Гран-при иясе. Язучының “Ата һәм ул” белән “Дивана” хикәяләре Россия халыкларының заманча проза Антологиясендә басылып чыкты. Татарстан Язучылар, Журналистлар берлеге, Халыкара Пен-клуб әгъзасы. Казанда яши.
Сортларга аеру:
популярлык
популярлык
әлифба
бәя арту буенча
бәя кимү буенча
Күрсәтергә:
30
30
60
90