Товарлар каталогы
Категорияне төгәлләштерегез:
Фильтр буенча параметрлар

Гаффаров Габделәхәт Габдрахман улы (Әхәт Гаффар)
Гаффаров Габделәхәт Габдрахман улы (Әхәт Гаффар) 1949 елның 1 гыйнварында (башка чыганаклар буенча - 1948 елның 23 декабрендә) Татарстанның Балык Бистәсе районы Олы Әшнәк авылында туа. Үз авылында - җидеелык, Олы Солтан авылында урта мәктәпне тәмамлый. 1966 елда Казан дәүләт университетының журналистика факультетына укырга керә. 1971 елда университетны тәмамлагач, 1971-1979 елларда -«Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй»), 1974-1979 елларда -«Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газеталарында, 1979-1982 елларда «Казан утлары» журналында эшли. 1982-1987 елларда Татарстан язучыларының Әлмәт оешмасында җаваплы сәркатип вазифаларын башкара. Ә.Гаффар - психологик хикәяләр авторы («Язлар моңы» (1973), «Гозер» (1975), «Кашан җыры» (1977), «Бишек» (1980), «Яшиселәр алда әле» (1987), һ.б.). Язучының «Бодай бөртеге һәм тегермән тавышы» (1983, рус теленә 1991 елда Мәскәүдә тәрҗемә ителә), «Олы юлның тузаны» (1989), «Богау» (1998) әсәрләре заман проблемаларын - якынлашып килүче экологик һәм әхлакый афәтләрне, милли үзаң уянуын, авыллар бетүен, ачы сталинизм мирасын чагылдыра. Ә.Гаффар драматургия остасы буларак та таныла. Аның «Иртәгә улың булам», «Җиләк вакыты бер генә», «Соңгы ләкләк», «Бер картлыкта, бер яшьлектә» һ.б. пьесалары Казан, Минзәлә, Яр Чаллы, Стәрлетамак, Оренбург театрлары сәхнәләрендә уйналып, тамашачыларның игътибарын казана. Язучы әсәрләренең бер өлешен танылган шәхесләргә багышлый. Алар арасында М.Җәлилгә («Хөкем»), М.Вахитовка («Сызылып таңнар атканда»), Г.Тукайга («Соңгы сәгать») багышланганнары бар. Ә.Гаффар иҗатында әдәбиятка һәм сәнгатькә багышланган публицистик һәм әдәби-тәнкыйть мәкаләләре, татар мәдәниятенең күренекле шәхесләренә багышланган очерклары аерым урынны алып тора. Язучының әсәрләре рус, башкорт, эстон, әрмән, француз, немец һ.б. телләргә тәрҗемә ителә. Ә.Гаффар - ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1990). 1977 елда ул - «Литературная Россия» газетасы бәйгесе, 1985 елда М. Горький исемендәге Бөтенсоюз әдәби конкурслар лауреаты була. 2008 елда «Энә күзе» китабы өчен Ә.Гаффар Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Язучылар берлегенең Ф.Хөсни исемендәге әдәби премиясе белән бүләкләнә. 1976 елдан - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Сортларга аеру:
популярлык
популярлык
әлифба
бәя арту буенча
бәя кимү буенча
Күрсәтергә:
30
30
60
90
Библиотека
Глазок иглы. Рассказы, повести, пьеса
В представленных повестях и рассказах одного из лучших татарских писателей – Ахата Гаффара – рассказывается о жизни татарского народа после Второй мировой войны. Писатель сурово, но в то же время с сожалением изображает действительность, он борется за моральную ответственность, описывает душевные переживания своих героев в контексте эпохи.
Бушлай
Басма китаплар
Мунча яратучы бака
Лягушка, которая любит баню.Мунча яратучы бака. Ахат Гаффар. тат 2023г. С-1810 Тираж 2000
Реквизиты | Продукция / Товар |
Электрон китаплар
Юл (романнар, хикәяләр)
Дорога.Юл.Гаффаров Г.А. тат 2021г.Е-2589 14шт
Реквизиты | Услуги / Услуга |