Товарлар каталогы
Категорияне төгәлләштерегез:
Фильтр буенча параметрлар

Фәйзуллин Равил Габдрахман улы
Фәйзуллин Равил Габдрахман улы 1943 елның 4 августында Татарстанның Балык Бистәсе районы Балтач (Юлсубино) авылында туа. Шул районның Котлы Бөкәш авылында урта мәктәпне һәм 1965 елда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлый. 1966 елда Р.Фәйзуллин армиягә алына. Укуын тәмамлагач, «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналында бүлек мөдире вазифасын башкара. Армиядән кайткач, СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты каршындагы аспирантурада укый. 1968-1972 елларда Р.Фәйзуллин - Татарстан язучыларының Әлмәт оешмасы җитәкчесе, 1973 елдан 1977 елның гыйнварына кадәр Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең җаваплы сәркатибе булып эшли. 1977 елдан 1989 елның сентябренә кадәр язучы-профессионал сыйфатында иҗат эше белән генә шөгыльләнә. 1989 елның октябреннән ул татар «Казан утлары» журналының баш мөхәррире хезмәтендә. Р.Фәйзуллин - актив җәмәгать эшлеклесе. Ул язучыларның илкүләм узган съездларына делегат булып сайлана, 1990-1995 елларда Татарстан Югары Советында депутат булып тора. Р.Фәйзуллинның беренче шигырьләре урта мәктәптә укыган чагында языла һәм матбугатта күренә башлый. Поэзиянең олы мәйданына ул 60 нчы еллар башында чыга һәм «Казан утлары» журналында басылган беренче шигъри бәйләмнәре («Нюанслар иле» һ.б.), аннан соң 1966-1973 еллар арасында дөнья күргән «Аҗаган», «Монологлар һәм диалоглар», «Мәрмәр», «Наз» кебек шигъри җыентыклары белән татар поэзиясенә сыйфат яңалыгы алып килгән үзенчәлекле шагыйрь булып таныла. Шагыйрь поэма жанрында һәм балалар поэзиясе өлкәсендә дә актив иҗат итә («Көрәшчеләр», «Гадиләргә гимн», «Сәйдәш» поэмалары, балалар өчен язылган «Рәсем ясыйм» (1965), «Күмәч пешерүчеләр җыры» (1977), «Чәчәкләр үстердем» (1979), «Паласны кем кагар?» (1980), «Якты моң» (1983), «Сәгать белән Сәгыйт» (1989) исемле шигъри җыентыклар). Шагыйрьнең татар телендә һәм русча тәрҗемәдә 50 дән артык китабы дөнья күрә. Болардан тыш аерым әсәрләре алман, поляк, француз, төрек, кыргыз һ.б. телләргә дә тәрҗемә ителә. Р.Фәйзуллин 1966 елда - яшь шагыйрьләрнең Мәскәүдә ВЛКСМ ҮК оештырган «Бөтенсоюз фестивале, 1973 елда - «Дружба народов» журналы һәм 1979 елда «Литературная Россия» газетасы премияләре лауреаты. «Мәрмәр» исемле шигъри җыентыгы өчен шагыйрь 1970 елда - Татарстан комсомолының М.Җәлил исемендәге Республика премиясенә, 1978 елда сайланма әсәрләре тупланган «Шигырьләр һәм поэмалар» (1976) китабы өчен ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. Шагыйрь - РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1985). 1999 елда Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев Указы белән әдипкә «Татарстан Республикасының халык шагыйре» дигән мактаулы исем бирелә. 2006 елда мәдәният, матбугат, теле-радиотапшырулар өлкәсендәге казанышлары һәм күп еллар буе нәтиҗәле эшләгәне өчен Р.Фәйзуллин Россия Президенты В.В.Путин Указы нигезендә Дуслык ордены белән бүләкләнә. 1966 елдан - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Сортларга аеру:
популярлык
популярлык
әлифба
бәя арту буенча
бәя кимү буенча
Күрсәтергә:
30
30
60
90