Товарлар каталогы
Категорияне төгәлләштерегез:
Фильтр буенча параметрлар

Фәттахов Нурихан Садрилмән улы (Нурихан Фәттах)
Фәттахов Нурихан Садрилмән улы (Нурихан Фәттах) 1928 елның 25 октябрендә Башкортстанның Яңавыл төбәгендәге Күчтавыл авылында туа. 1946 елда Яңавылдагы 1 нче татар урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. Аны тәмамлагач, 1951-1952 елларда - Татарстан китап нәшриятының балалар һәм яшүсмерләр әдәбияты редакциясендә мөхәррир, ә 1952-1953 елларда Чистай шәһәрендә «Сталин байрагы» дигән өлкә газетасы редакциясендә тәрҗемәче булып эшли. 1953 елның маеннан кабаттан Казанга кайта һәм профессиональ язучылык хезмәтенә күчә. Н.Фәттах мәктәптә укыганда ук шигырьләр, хикәяләр яза башлый. Студент елларында ул фольклор экспедицияләрендә катнаша, татар халык иҗаты әсәрләрен җыя, халыкның сөйләм телен, йола-ырымнарын, борынгы тарихи риваятьләрне, әдәби истәлекләрне өйрәнә. 1944 елдан матбугатта аның шигырьләре күренә башлый, ә 1948 елны «Безнең хикәяләр» исемле күмәк җыентыкта «Утлар» дип аталган беренче чәчмә әсәре дөнья күрә. 1957 елда «Сезнеңчә ничек?» дигән беренче романы аерым китап булып басыла. 50 нче елларның урталарында Н.Фәттах ике ай рәттән Павлодар өлкәсендәге «Казан» совхозында эшли, Татарстаннан килгән чирәм җирләрне күтәрүчеләрнең тормыш һәм хезмәтләрен өйрәнә, бер үк вакытта җирле халык - тугандаш казах халкының тормыш-көнкүреше белән якыннан таныша. Шуларның нәтиҗәсе буларак, 1962 елда әдипнең «Бала күңеле далада» исемле икенче зур романы языла. 1968 елда «Мөдир Саҗидә» повестен иҗат итә. 60 нчы еллардан башлап язучы үзенең төп игътибарын тарихи жанрга юнәлтә. Озак елларга сузылган эзләнү-өйрәнүләрнең уңдырышлы нәтиҗәсе буларак «Итил суы акка торур» (1970) романы белән «Кол Гали» (1973) трагедиясе барлыкка килә. Әдипнең тарихи теманы яктырткан «Сармат кызы Сәринә» (1986) дигән икенче бер шигъри трагедиясе дә бар. 1984, 1988 елларда «Сызгыра торган уклар» исемле тарихи роман-дилогиясе дөнья күрә. Әдипнең 60 нчы елларның икенче яртысында язылган «Кырык дүртнең май аенда» (беренче исеме - «Артта калган еллар») повестен һәм күләмле «Кичү» романын шулай ук тарихи жанр әсәрләре итеп карарга мөмкин. Н.Фәттах В.Гюгоның «Хокуксызлар» романын, Оноре де Бальзакның «Отец Горио» һ.б. язучыларның әдәби әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итә. Әдип иҗат эшчәнлегенең тагын бер зур өлкәсе - төрки телләрнең борынгы тарихы. «Ерак гасырлар авазы» (1976), «Фест дисбесенең сере» (1986) хезмәтләре, «Шәҗәрә» (1991) һәм рус телендә язылган «Язык богов и фараонов» (1999) китаплары әнә шулар җөмләсеннән. Н.Фәттах - РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1978). Ул ТАССР һәм РСФСР Югары Советы Президиумының Мактау грамоталары белән бүләкләнә (1985, 1989). Халыкара биографик үзәк (Кембридж, Англия) язучыны, дөньяның күренекле шәхесләре исемлегенә кертеп, «1992 ел кешесе» дигән диплом белән бүләкли. «Сызгыра торган уклар» әсәре өчен әдип 1994 елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. 1998 елда әдәбият өлкәсендә ирешкән казанышлары өчен Н.Фәттахка Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев Указы белән «Татарстан Республикасының халык язучысы» дигән мактаулы исем бирелә. Н.Фәттах 2004 елда Казанда вафат була. 1965 елдан - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Сортларга аеру:
популярлык
популярлык
әлифба
бәя арту буенча
бәя кимү буенча
Күрсәтергә:
30
30
60
90