Товарлар каталогы
Татарское ювелирное искусство

Татарское ювелирное искусство в собрании национального музея Республики Татарстан
- Авторы
- •
- Фаткудинов Зефар Максимович

Фәтхетдинов Зөфәр Мәгъсүм улы
Зөфәр Мәгъсүм улы Фәтхетдинов 1940 елның 6 ноябрендә Кострома шәһәрендә туа. Урта мәктәпне туган шәһәрендә тәмамлаганнан соң, өч ел Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. 1967 елда Казан дәүләт университетының - юридик, ә 1968 елда Кострома университетының фәлсәфә факультетын тәмамлый. Берничә ел тикшерүче, Кострома шәһәренең прокурор ярдәмчесе булып эшли. 1972 елда СССР хөкүмәте каршындагы Законнар төзү һәм хокук белеме институтының аспирантурасын тәмамлый һәм кандидатлык диссертациясен, соңрак докторлык диссертациясен яклый. 1983 елда аңа профессор дәрәҗәсе бирелә. З.Фәтхетдинов берничә Халыкара фәннәр академиясенең әгъзасы (академигы). Фәлсәфә, сәясәт, хокук, әдәбият белеме өлкәсендәге фәнни уңышлары өчен медальләр белән бүләкләнә. 1979 елда З.Фәтхетдинов каләм тибрәтә башлый. «Тайна стоит жизни» исемле беренче китабы 1982 елда дөнья күрә, ул күп тапкырлар кат-кат басыла. З.Фәтхетдинов - 1992 елдан «Новый мир» журналының редколлегия әгъзасы. Шулай ук «Право и экономика» журналының һәм «Федеральная газета»ның редколлегия әгъзасы. 1992 елда Англиядә ул «Ел кешесе» дип игълан ителә, ә 1993 елда Америка биография институты «Откровения ХХ века» афоризмнар китабы өчен ХХ гасырның иң алдынгы 500 шәхесе исемлегенә кертә. «Современная политическая история России (1985-1999 гг.)», «Современные российские юристы», «Кто есть кто в юридической науке и практике» белешмә-китапларында да аның турында мәгълүматлар бар. З.Фәтхетдинов - 1990 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.
Каталог
Компания турында
«Татарстан китап нәшрияты»җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте Прайс лист |
Офисның адресы: г.Казань, ул. Декабристов, 2
Картадан карарга
Кабул итү бүлмәсе::
(843) 519-45-22 support@tatkniga.ru
Маркетинг:
519-45-35, 519-45-12 marketing@tatkniga.ru
|