Товарлар каталогы
Категорияне төгәлләштерегез:
Фильтр буенча параметрлар

Еникеев Әмирхан Нигъмәтҗан улы (Әмирхан Еники)
Еникеев Әмирхан Нигъмәтҗан улы (Әмирхан Еники) 1909 елның 17 февралендә (яңа стиль белән - 2 мартта) элекке Уфа губернасы Бәләбәй өязе (хәзерге Башкортстанның Благовар районы) Яңа Каргалы авылында туа. 1911 елда аның әтисе гаиләсе белән Яңа Каргалыдан кырык чакрымдагы Дәүләкән дигән авылга күченә. 1925 елның җәендә Ә.Еники Казанга килә һәм китап кибетенә курьер булып эшкә урнаша. Бер елдан ул Казан университеты каршындагы рабфакка укырга керә. Шушы чорда көндәлек матбугатта аның әдәби парчалары һәм хикәяләре күренә башлый. 1927 елда - Ә.Еники Донбасста ликбез курсларында укытучы. Соңрак Казан мех фабрикасында - сортировщик, «Кызыл Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасы редакциясендә штаттан тыш хәбәрче хезмәтендә була, шул ук вакытта, төп эшеннән аерылмыйча, 1931-1933 елларда, Казанда Хезмәтне фәнни оештыру институтында укый. Шуннан соң ул Ватан сугышына кадәр Казандагы җирле промышленность системасында - техник укыту буенча методист, кинофикация трестында - инструктор, «Азеркино» (Баку) студиясенең райондагы махсус вәкиле, Казанның 2 нче тегү фабрикасы каршындагы стахановчылар мәктәбендә һәм Үзбәкстанның Маргилан шәһәрендәге гомуми белем бирү мәктәпләренең берсендә укытучы булып эшли. 1941 - 1945 елларда әдип - Бөек Ватан сугышы фронтында. Армиядән кайткач, Ә.Еники берникадәр вакыт «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналында - әдәби хезмәткәр, аннары Татарстан радио- комитетында әдәби тапшырулар бүлеге мөхәррире булып эшли. 1950-1952 елларда исә Казан авиация техникумында татар теле укыта. 1953 елдан ул - язучы-профессионал. Ә.Еники үзенчәлекле язучы буларак, нигездә, сугыш һәм сугыштан соңгы елларда формалаша («Бала» (1941), «Ана һәм кыз» (1942), «Ялгыз каз» (1944), «Кунакчыл дошман» (1945), «Тауларга карап» (1948), «Кем җырлады» (1956), «Әйтелмәгән васыять» (1965), «Курай» (1970) һ.б. хикәяләре, «Саз чәчәге» (1955), «Йөрәк сере» (1957), «Рәшә» (1962), «Гөләндәм туташ хатирәсе» (1975) һ.б. повестьлары). Язучы - әдәби тәрҗемәләр остасы. Ул Н.В.Гоголь, А. Островский, М. Бубенов, О. Гончар, К.Паустовский, Ч.Айтматов һ.б. классикларның әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итә. Ә.Еники «Почет билгесе» (1957) һәм Хезмәт Кызыл Байрагы (1979) орденнары белән бүләкләнә. 1984 елда әдип «Юлчы» исеме белән чыккан хикәяләр җыентыгы һәм русча тәрҗемәдә басылган «Повести и рассказы» (1982) китабы өчен ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. 1985 елда ТАССР Югары Совет Президиумының Мактау грамотасы белән бүләкләнә. 1989 елда аңа «ТАССРның халык язучысы» дигән мактаулы исем бирелә. Ә.Еники 2000 елда Казанда вафат була. 1946 елдан - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Сортларга аеру:
популярлык
популярлык
әлифба
бәя арту буенча
бәя кимү буенча
Күрсәтергә:
30
30
60
90