Товарлар каталогы
Категорияне төгәлләштерегез:
Фильтр буенча параметрлар

Дәрзаманов Җәүдәт Харис улы (Җәүдәт Дәрзаман)
Дәрзаманов Җәүдәт Харис улы (Җәүдәт Дәрзаман) 1945 елның 13 октябрендә Татарстанның Лениногорск районы Сугышлы авылында туа. 1964 елда Иске Шөгер урта мәктәбен тәмамлап, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Шул ук елны гаскәри хезмәткә алына. Хезмәтен төгәлләп кайтканнан соң, 1967 елдан башлап университетта укуын дәвам иттерә. Аның шуннан соңгы хезмәт юлы журналистика белән бәйле: 1971 елдан Татарстан радиокомитетында - балалар тапшырулары мөхәррире, «Ялкын» журналында - әдәби хезмәткәр һәм 1988-1994 елларда журналның баш мөхәррире булып эшли. 1995 елдан ул кабат радиокомитетта: башта әдәбият-сәнгать тапшырулары бүлегенең баш мөхәррире хезмәтендә, аннан соң «Татарстан» дәүләт радиотапшырулар компаниясенең әдәбият-сәнгать һәм музыкаль тапшырулар дирекциясе директоры. Җ.Дәрзаманның беренче шигырьләре Лениногорск район газетасында басыла. 1961 елда язучы зур булмаган шигырьләр циклы республика балалар газетасы «Яшь ленинчы»да дөнья күрә. 1964 елда исә унберенче сыйныфта укучы яшь каләм иясенең дистәгә якын шигыре Татарстан китап нәшрияты чыгарган «Җырчы чишмә» исемле күмәк җыентыкка кертелә. 70 нче еллардан башлап Җ.Дәрзаман бары тик балалар өчен генә яза. 1975 елда аның «Ирбатыр», 1977 елда «Солдат булдым» исемле шигырь китаплары басыла, 80 нче елларда «Төнге маҗара» (1980), «Гөлназ мәктәпкә бара» (1983), «Безнең әлифба» (1985), «Илләр гизә Илгизәр» (1989) һ.б. шигъри җыентыклары дөнья күрә. Җ.Дәрзаман «Җир авазы», «Җиләкле көннәр», «Бизмән йолдызлыгы», «Ник керәсез төшләремә?» кебек проза әсәрләре, атаклы җырчы Г.Сөләймановага багышланган «Моңнар фәрештәсе» исемле поэмасы (1999) авторы буларак та билгеле. Татар балалар әдәбиятын үстерү һәм пропагандалау өлкәсендәге хезмәтләре өчен язучыга 1994 елда -«Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре», ә 2002 елда «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исемнәр бирелә. 2001 елда «Күзле кычыткан» исемле шигырьләр һәм әкиятләр китабы өчен Җ. Дәрзаман Татарстан Язучылар берлегенең А. Алиш исемендәге әдәби премиясе белән бүләкләнә. 1982 елдан - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Сортларга аеру:
популярлык
популярлык
әлифба
бәя арту буенча
бәя кимү буенча
Күрсәтергә:
30
30
60
90