Товарлар каталогы
Категорияне төгәлләштерегез:
Фильтр буенча параметрлар
Бурундуковская Елена Викторовна 1960 елның 26 октябрендә Казан шәһәрендә туа. Биш яшьтән Казанның 1 нче балалар музыка мәктәбенә йөри, гомуми белемне 18 нче мәктәптә ала.
Аннан соң (җиденче сыйныфтан) Казан дәүләт консерваториясе каршындагы махсус музыкаль мәктәптә укый.
Е. Бурундуковская 1978 елдан Н.Беляев җитәкчелегендәге «АRS» әдәбият студиясенә йөри. Шул ук елны аның шигырьләре республикада һәм Бөтенсоюз күләмендә чыга торган көндәлек матбугат битләрендә күренә башлый. 1979 елда аның ике шигыре Мәскәүнең «Молодая гвардия» нәшриятында басылган «Ранний рассвет» исемле күмәк җыентыкка кертелә.
1983 елда Е.Бурундуковская шигырьләренең беренче кулъязмасын басмага әзерли, һәм ул кыскартылган вариантта Татарстан китап нәшриятында басылган «Горизонт» исемле күмәк җыентыкта дөнья күрә.
1989 елдан Е. Бурундуковская Америка шагыйре Дж. Браун белән хезмәттәшлек итә. Ул аның шигырьләрен, шул исәптән «Симфония о России» поэмасын рус теленә тәрҗемә итә. Бу поэма мотивлары буенча күренекле композитор Б.Трубин симфоник әсәр яза. Ул Казанда берничә тапкыр зур уңыш белән бара. Шагыйрәнең Дж. Браун тәрҗемәсендәге шигырьләре Вирджиния штаты уни¬верситеты журналында басыла.
1992 елда аның «Библиотека журнала «Казань» сериясендә - «Личные местоимения» исемле беренче китабы, ә 2004 елда Татарстан китап нәшриятында «Учебник жизни собственной пишу...» исемле икенче китабы нәшер ителә. Е.Бурундуковскаяның шигырьләре «Студенческий меридиан», «Смена», «День и ночь», «Казань», «Идель», «Татарстан» журналларында басыла.
2006 елда «Учебник жизни собственной пишу» дигән китабы өчен шагыйрәгә Казан шәһә¬ренең М.Горький исемендәге әдәби премиясе бирелә.
1996 елдан - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Сортларга аеру:
популярлык
популярлык
әлифба
бәя арту буенча
бәя кимү буенча
Күрсәтергә:
30
30
60
90
Выберите язык


