Товарлар каталогы
Татарское ювелирное искусство
Татарское ювелирное искусство в собрании национального музея Республики Татарстан
Беляев Николай Николаевич 1937 елның 23 сентябрендә Ярославль шәһәрендә туа. 1948 елда гаиләләре белән Казанга күчеп киләләр. 1955 елда урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт университетының геология факультетында белем ала.
1961-1968 елларда Татнефтегеофизика трестында - геолог, фәнни институтта - инженер-конструктор, Казан телестудиясендә - кинооператор ассистенты, геология фәнни-тикшеренү институтында - гыйльми язмалар мөхәррире һәм 1968-1969 елларда республика яшьләр газетасы «Комсомолец Татарии» (хәзерге «Молодежь Татарстана») редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли.
1969 елдан Н.Беляев бары тик әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә. 1973-1975 елларда Мәскәүдә М.Горький исемендәге Әдәбият институты каршындагы Югары әдәби курсларда укый. 1989-1992 елларда Татарстан Язучылар берлегендә әдәби консультант вазифаларын башкара.
Н.Беляев үзенең шигырьләре белән матбугатта 50 нче елларда күренә башлый. 1967 елда Татарстан китап нәшриятында беренче шигъри җыентыгы («Голоса расстояний») басылып чыга. Аннан соң бер-бер артлы «Ветер» (1969), «Перекресток» (1972), «Казанская тетрадь» (1980), «Тысячелистник» (1984), «Лирика» (1987), «След ласточки» (2001) исемле шигъри җыентыклары нәшер ителә.
Н.Беляев - татар поэзиясен рус теленә тәрҗемә итү өлкәсендә актив эшләүче рус шагыйрьләренең берсе. Ул Дәрдемәнд, Һ.Такташ, С.Хәким, Х.Туфан, И.Юзеев, Ш.Галиев, Р.Харис шигырьләрен рус теленә тәрҗемә итә.
1987 елда Н.Беляевка «ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә.
2007 елда шагыйрь «Помню. Слышу. Люблю» дигән китабы өчен Татарстан Язучылар берлегенең Г.Державин исемендәге әдәби премиясенә лаек була.
1969 елдан - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Сортларга аеру:
популярлык
популярлык
әлифба
бәя арту буенча
бәя кимү буенча
Күрсәтергә:
30
30
60
90
Выберите язык

