Тәүфикъ Рамазан улы Әйделдинев
Күренекле язучы-прозаик, милләтпәрвәр публицист Т.Әйди 1941 елның 1 маенда Мәскәү өлкәсенең Шатура районы Туголеевский Бор дигән эшчеләр бистәсендә сезонлы эшче гаиләсендә туа. Бала һәм үсмер еллары Татарстанның Апас районы Түбән Балтай (1941 - 1951; 1955 - 1957), Олы Бакырчы (1954), Омск өлкәсенең Азов районы Төк (1951 - 1953) авылларында уза. Татарстанда - татар, Себердә казакъ мәктәпләрендә укып җиде сыйныф белем алгач, 1957 елдан 1960 елга кадәр Алабуга китапханә техникумында укый, аннары өч ел Апас районының Урта Балтай авылында китапханә мөдире, ә 1962 елда Казанга килеп, төзелештә - ташчы, милиция бүлегендә - бригадир, «Оргсинтез» берләшмәсендә - слесарь һәм аппаратчы, мәктәптә - укытучы, Татарстан халык иҗаты йортында - методист, газета-журнал редакцияләрендә - әдәби хезмәткәр һәм Татарстан Язучылар берлеге идарәсендә әдәби консультант булып эшли.
1973 елда, читтән торып укып, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген һәм 1983 - 1985 елларда Мәскәүдә СССР Язучылар берлеге каршындагы икееллык Югары әдәби курсларны тәмамлый.
1985 - 1997 елларда ул «Казан утлары» журналы редакциясенең проза бүлеген җитәкли, 1997 - 1998 елларда «Татарстан» журналы баш мөхәрриренең урынбасары булып эшли.
1998 - 2001 елларда Т.Әйди «Аваз» исемле хосусый нәшриятның башкаручы директор вазифаларын үти.
Т.Әйдинең балалар өчен язган беренче хикәяләре «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасы һәм «Ялкын» журналы битләрендә 1957 елдан басыла башлый. Шуннан соң республика матбугатында, «Казан утлары» журналында, «Инешләр Иделгә кушыла» (1971) кебек күмәк җыентыкларда шактый санда хикәяләре, очерк язмалары, мәкаләләре дөнья күрә.
1978 елда милиция хезмәткәрләре тормышыннан алып язылган «Боҗра» исемле детектив повесте һәм 1991 елда шул ук жанрда язылган һәм егерменче еллардагы Бохара хәлләрен үзәккә алып тасвирлаган «Елан угы» һәм «Иблискә ришвәт» (2000) романнары белән ул үзен талантлы каләм иясе итеп таныта.
Шулай да Тәүфикъ Әйди документаль проза, очерк, публицистика жанрларында аеруча нәтиҗәле эшли. Төрле төбәкләргә, төрле илләргә сибелеп яшәгән татар милләтенең киләчәк язмышы, татарның Татарстанда һәм Татарстаннан читтә, хәтта бик еракларда яшәүче күренекле шәхесләре, чит илләрдәге татар диаспорасы, төрки халыкларның тарихи туганлыгы — болар әдип иҗатының төп тематикасын тәшкил итә. Ләкин совет чорында, хакимиятнең язылмаган законы буенча, бу мәсьәләләрне матбугатта кузгату, бигрәк тә читилләрдәге татарлар һәм тугандаш төрки халыклар турында язу бөтенләйдиярлек тыела һәм язылганнарын матбугатка чыгару ифрат кыенлаштырыла. Әмма Т.Әйди үзенең иҗат кредосыннан кире чигенми, «өстәл тартмасына» булса да, иҗади хыялларын кәгазьгә терки. Ә инде М.Горбачевның «үзгәртеп кору» сәясәте игълан ителгәч һәм аннан соң күп тә үтми тоталитар режим бөтенләй җимерелгәч, әдипнең иҗади омтылышларына киң юл ачыла, ул Германия, Болгария, Румыния, Төркия, Эстония һ.б. илләргә сәяхәтләр ясап, андагы тормыш һәм татар диаспора-лары турында бай эчтәлекле, эмоциональ яктан тәэсирле юлъязма һәм сәяхәтнамә китапларын ирекле рәвештә матбугатка чыгару мөмкинлеген ала. «Йөртә безне язмышлар» (Германиягә сәяхәт), «Кечкенә дә, төш кенә» (Эстония), «Идел тамагында» (Әстерхан), «Оҗмах утравы» (Кипр), «Дунай буендагы кардәшләр» (Болгария, Румыния), «Исәнме, Гагаузстан!» (Молдова), «Кардәшләр кочагында» (Төркия) һ.б. әнә шундый сәяхәтләр тәэсирендә язылалар. Алар, үз вакытында көндәлек матбугатта басылудан тыш, әдипнең 1999 - 2003 елларда хосусый «Аваз» нәшрияты тарафыннан күптомлыклар рәвешендә нәшер ителгән сайланма әсәрләр җыелмасында киң урын алгалалар.
Т.Әйдинең «Без төрки халыклар төрле, әмма безне уртак теләкләр, язмышлар берләштерә» дигән сүзләре бар. һәм ул бөтен әдәби эшчәнлегендә шушы бергәлек хакына рухланып иҗат итә.
1991 елда Т.Әйдигә «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә.
Ул 2001 елның 2 апрелендә Казанда вафат була. Кабере - Татарстанның Биектау районы Әлдермеш авылы зиратында.
Т.Әйди - 1982 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.
Айдельдинов Тауфик Рамазанович

Тауфик Айди родился 1 мая 1941 года в Шатуринском районе Московской области. Детство и отрочество его прошли в Апастовском районе Татарстана и Азовском районе Омской области. В Татарстане он семилетку закончил на татарском языке, в Сибири – учился на казахском языке. С детства остался сиротой. В Елабуге получил библиотечное образование и работать отправился в Апастовский район.
С 1965 года работал слесарем, аппаратчиком на казанском заводе «Оргсинтез». Заочно окончил отделение татарского языка и литературы Казанского государственного университета, параллельно трудился на стройке, в милиции. После завершения учебы в университете, у Т.Айди было желание устроиться в редакцию, однако его не приняли. В итоге он начал работать сторожем, чернорабочим.
В 1983 - 1985 годы в Москве Т.Айди окончил высшие литературные курсы при Союзе писателей СССР. Он работал в школах, в республиканском доме народного творчества.
В 1985 - 1997 годы писатель выполняет должность редактора отдела прозы журнала «Казан утлары» («Огни Казани»), а в 1997 - 1998 годы - заместителя главного редактора журнала «Татарстан».
С 1998 по 2001 годы является исполнительным директором личной типографии «Аваз» («Возглас»). Также он являлся членом правления общества «Ватан» («Родина»), деятельность которого была направлена на налаживание дружеских связей с зарубежными государствами и проживающими в них татарами.
Началом творчества Т.Айди можно считать 1967 год. Он в журнале «Ялкын», газете «Яшь ленинчы» (ныне «Сабантуй») начал печатать рассказы для детей. Долгие годы Т.Айди руководил отделом прозы журнала «Казан утлары».
За повесть «Круг» («Боҗра») Т.Айди был награжден специальными дипломами МВД СССР, Союза писателей СССР, в 1980 году был удостоен премии на республиканском конкурсе.
Т.Айди также был видным переводчиком. С тюркских языков он переводил самые известные произведения на татарский язык.
В 1982 году Т.Айди был принят в Союз писателей СССР.
Книги Т.Айди: «Кайда да кадерле» («Везде дороги»), «Иблискә ришвәт», «Елан угы», «Заман һәм шәхесләр», «Оҗмах утравы», «Йөртә безне язмышлар», «Аһ, туган каумем газиз», «Кардәшләр кочагында», «Ягымлы моңнар».
Т.Айди умер 2 апреля 2001 года.