Товарлар каталогы
Категорияне төгәлләштерегез:
Фильтр буенча параметрлар

Әхмәтҗанова Сания Юныс кызы
Шагыйрә Сания Юныс кызы Әхмәтҗанова 1962 елның 20 апрелендә Татарстанның Арча районы Курса Почмак авылында колхозчылар гаиләсендә туа. Әнисе даими язылып-укып барган газета-журналларны, әдәбият-сәнгать дөньясын Сания кечкенәдән үз иткән. Сания сигезьеллык мәктәпне, аннары Арча педагогия училищесын тәмамлый. 1981–1986 елларда читтән торып Казан дәүләт педагогия институтының рус-татар бүлегендә белем ала. С.Әхмәтҗанова хезмәт юлын 1981 елда Казандагы 84 нче урта мәктәптә башлангыч сыйныфлар укытучысы буларак башлый. 1991–1994 елларда — балалар бакчасында тәрбияче, 1994–2000 елларда татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Күңелендә гомер буе шигырь уты йөртеп, ике дистә елга якын балаларга белем һәм тәрбия бирә. Сайлаган һөнәренә тугры калып, 2000 елдан мәктәп эшеннән журналистика хезмәтенә күчә: укытучылар журналы булган «Мәгариф»тә бүлек мөхәррире булып эшли башлый. Бүген дә милли мәгарифкә хезмәтен иҗади эшчәнлек белән бергә бәйләп алып бара. Беренче әдәби иҗат тәҗрибәләре — шигырьләре һәм яшь хәбәрче язмалары — мәктәптә укыганда «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасында басыла. Педучилищеда белем алган елларында язучы Р.Фәизов җитәкләгән «Тукай якташы» әдәби түгәрәгенә йөри, шигъри әсәрләре һәм булачак укытучылар тормышыннан кызыклы язмалары белән район газетасында даими катнаша башлый. С.Әхмәтҗанова туксанынчы елларда популяр җыр текстлары авторы буларак халыкка таныла. «Пар алма», «Кура җиләк», «Дәшмә миңа, соң инде», «Әйтер сүзең әйтеп кал», «Сары кашкарыйлар», «Ялгыз әнкәй» кебек җырлары әнә шундыйлардан. Аның шигырьләренә иҗат ителгән җырларны Р.Закиров, А.Галимов, А.Хисамиева, Э.Хәйруллина, А.Хәбибуллина кебек җырчылар башкара. «Идел-Пресс» нәшрияты 2002 елда С.Әхмәтҗанованың «Оч иреккә, җырым» исемле тәүге китабын бастырып чыгара. Яшьлектә хәтергә кереп калган һәм кабатланмас моңга уралып күңел кылларында тибрәлгән тәүге мәхәббәт лирикасы, хатын-кыз язмышы, халык-милләт турында фәлсәфи уйланулары укучыны битараф калдырмый. Сания Әхмәтҗанова иҗат өлкәсендә активлыгын киметми. Милләт язмышы, рухи иминлек, яшәү мәгънәсе турындагы яңадан-яңа шигъри тупланмалары көндәлек матбугатта, аерым алганда, «Казан утлары», «Мәйдан» журналларында, «Мәдәни җомга», «Ватаным Татарстан» газеталарында даими басылып тора; лирик таланты һәм иҗат үзенчәлекләре яңа җыр текстларында тагын да ныграк ачыла бара. 2008 елда Татарстан китап нәшриятында шагыйрәнең «Пар алма» дип исемләнгән яңа шигырьләр җыентыгы дөнья күрә. С.Әхмәтҗанованың әдәби теле халыкның җанлы сөйләменә, образлы фикерләвенә нигезләнгән; аның иҗатына ихласлык, хисси кайнарлык хас; шигъри әсәрләре күңел кылларын тибрәтерлек төгәл музыкаль-ритмик яңгырашка ия. С.Әхмәтҗанова — 2009 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Сортларга аеру:
популярлык
популярлык
әлифба
бәя арту буенча
бәя кимү буенча
Күрсәтергә:
30
30
60
90