Товарлар каталогы
Категорияне төгәлләштерегез:
Фильтр буенча параметрлар

Әхмәтҗанов Мөҗәһит Заһит улы
Әхмәтҗанов Мөҗәһит Заһит улы (Мөҗәһит) 1950 елның 15 декабрендә Татарстанның Мөслим районы Түреш авылында туа. Башлангыч белемне - туган авылында, урта белемне Күбәк авылы мәктәбендә алганнан соң, 1968-1973 елларда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында укый. 1973-1975 елларда армиядә - Ерак Көнчыгышта хезмәт итә. Хәрби хезмәттән соң Мөҗәһит Мөслим районы Үрәзмәт урта мәктәбендә директор урынбасары булып эшли. Аннары 1982 елга кадәр район комсомол һәм партия комитетларында төрле җаваплы вазифалар башкара. 1982-1995 елларда ул Мөслим урта мәктәбе директоры хезмәтендә, аннан соң шул мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Мөҗәһит - бөтен әдәби иҗатын балаларга багышлаган шагыйрь. Балалар өчен аның «Мин санарга өйрәнәм», «Матур булыйк», «Карга бураны», «Очты, очты...», «Әнием канатлары», «Акыллыга сүз әйттем» китаплары чыга. Ул гарәп хәрефләрен өйрәнүчеләр өчен «Күңел нуры» (1994), «Гарәп графикасы нигезендә элекке татар язуы» (2001) исемле уку әсбаплары, туган авылы Түреш турында тарихи очерк китабы авторы буларак та укучыларга билгеле. Мөҗәһит - халык мәгарифе отличнигы, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы. 2010 елда «Әнием канатлары» дигән китабы өчен шагыйрь Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге әдәби премиясенә лаек була. 1995 елдан - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Сортларга аеру:
популярлык
популярлык
әлифба
бәя арту буенча
бәя кимү буенча
Күрсәтергә:
30
30
60
90
Библиотека
Хочу быть смелым: Стихи для детей
Читая написанные понятным, легким языком, описывающие интересные истории и события стихи, читатель знакомится с таинственным миром природы, временами года. Вместе с героями стихотворений малыш ходит на рыбалку, по ягоды, смотрит за цыплятами… Таким образом он учится познавать мир. Книга адресуется детям дошкольного и младшего школьного возраста.
Бушлай
Басма китаплар
Куаныч (балалар өчен шигырьләр, әкият)
Радость.Куаныч.Музагит (Ахметзянов М.З.) тат 2022г. О-3205 Тираж 2000 20шт в упк
Реквизиты | Продукция / Товар |