Товарлар каталогы
Категорияне төгәлләштерегез:
Фильтр буенча параметрлар

Әхмәдуллин Азат Гыйльмулла улы
Әхмәдуллин Азат Гыйльмулла улы 1932 елның 13 октябрендә Татарстанның Саба районы Байлар Сабасы авылында туа. Туган авылында урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, бер ел күрше Шекше авылы җидееллык мәктәбендә физика һәм математика укыта. 1951-1956 елларда А.Әхмәдуллин Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. Университетны тәмамлагач, берникадәр вакыт Татарстан китап нәшриятының фән-техника әдәбияты редакциясендә - мөхәррир, аннары ике ел (1956-1958) Төмән өлкәсенең Тобол педагогика институтында ассистент һәм өлкән укытучы булып эшли. 1958-1961 елларда А. Әхмәдуллин СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалында аспирантурада укый. Аспирантураны тәмамлагач, ике елга якын Татарстан радиокомитетында әдәбият- сәнгать тапшырулары бүлегенең баш мөхәррире булып эшли. 1963 елдан А.Әхмәдуллин - Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында фәнни эштә: кече гыйльми хезмәткәр, 1965 елдан - институтның гыйльми сәркатибе, 1972 елдан - институт директорының фәнни эшләр буенча урынбасары. 1964 елда ул «Фәтхи Бурнаш драматургиясе» дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый. А.Әхмәдуллин 1981 -1999 елларда Казан дәүләт университетының татар әдәбияты кафедрасы мөдире булып эшли. 1988 елда татар драматургиясе тарихы буенча докторлык диссертациясе яклый. Шул ук елда профессор дәрәҗәсен ала. Бер үк вакытта, төп эшеннән аерылмыйча, 1999 елдан башлап Казан дәүләт педагогика университетының татар әдәбияты кафедрасын җитәкли. 1994 елда Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы итеп сайлана. Әдәби тәнкыйть өлкәсенә А.Әхмәдуллин студент елларында килә. Аның беренче мәкалә-рецензиясе 1953 елда «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналында басылып чыга. Хәзерге көндә галим - татар әдәбияты һәм театры тарихына, аларның бүгенге торышына караган барлыгы 20 ләп монографик хезмәт һәм тематик җыентыклар, 30 дан артык дәреслек һәм уку әсбаплары, 350 дән артык башка төр мәкаләләр һәм рецензияләр авторы. Мәгариф өлкәсенә керткән хезмәтләре өчен аңа 1999 елда Татарстан Мәгариф министрлыгының К.Насыйри исемендәге премиясе бирелә. 1994 елда галим Татарстан Республикасының Мактау грамотасы белән бүләкләнә. Ул «ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе» (1982) һәм «Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе» (2002) дигән мактаулы исемнәр йөртә. 2004 елдан - Россия Гуманитар фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы. Татар драматургиясе буенча басылып чыккан хезмәтләре өчен галим 2004 елда Кол Гали исемендәге Халыкара премиягә лаек була. 2007 елда «Офыклар киңәйгәндә» китабы һәм соңгы еллардагы тәнкыйть мәкаләләре өчен А.Әхмәдуллинга Татарстан Республикасы Мәдә¬ният министрлыгы һәм Татарстан Язучылар берлегенең Җ.Вәлиди исемендәге әдәби премиясе бирелә. 1974 елдан - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Сортларга аеру:
популярлык
популярлык
әлифба
бәя арту буенча
бәя кимү буенча
Күрсәтергә:
30
30
60
90