Татарское ювелирное искусство в собрании национального музея Республики Татарстан
Компания турында
Татарстан китап нәшриятының нигез салыну тарихы, ягъни яңа төзелгән Татарстан Республикасы җирендә беренче дәүләт китап нәшриятының эшли башлавы РСФСР (Госиздат) дәүләт нәшриятының Казан бүлеге ачылуга барып тоташа.
РСФСР Дәүләт нәшриятының Казан бүлекчәсе РКП (б)ның Казан губкомы карары нигезендә 1919 елның 22 июлендә оештырыла. Беренче вакытта аның төп бурычы үзенең нәшрият эшчәнлеге түгел, ә аны үзәкләштерү һәм басылып чыккан китапларның идея-тематик юнәлешен аныклау була. Мондый вазгыять беренче этапта гаять мөһим була, чөнки әлеге учреждениянең барлык функцияләре, үзгәртелеп, хокукый варисларына тапшырыла һәм күпмедер дәрәҗәдә мирас булып хәзерге Татарстан китап нәшриятына да күчә. Шул ук вакытта 1919 елдан башлап Татарстан чикләрендә басылган барлык китап продукциясе, ничек кенә булмасын, йә аның рөхсәте белән, йә аның катнашында басылганга күрә, турыдан-туры аңа бәйле була. Казанда Дәүләт нәшриятының директоры итеп М. А. Вернеев билгеләнә.
РСФСР Милләтләр эшләре халык комиссариаты (Наркомнац) каршындагы Үзәк мөселман комиссариаты оешу белән, эшчәнлегенең беренче чорында әлеге оешмага барлык шәрык халыклары арасында милли-агарту эшен җайга салу бурычы куела. Казан, басма продукция җитештерү күләме буенча Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан (элек — Петроград) кала беренче урында булып, Идел һәм Урал буе, шулай ук Урта Азия халыкларын басма продукция белән тәэмин итеп тора.
Татар дәүләт нәшрияты (Татгосиздат)
1920 елда Татарстан Автономияле Республикасы оешу республикадагы икътисади, мәдәни һәм иҗтимагый тормышның күп тармакларына көчле этәргеч бирә. Үзенең статусын үзгәртеп, нәшрият Татарстан дәүләт нәшрияты (Татгосиздат) булып китә һәм республикадагы барлык нәширлек процессын үз тирәсенә берләштерә.
1920 елның сентябрендә РСФСР Дәүләт нәшрия-
ты урыннарда нәшрият эшчәнлеген оештыру принципларын аныклаган инструкция бастырып тарата. Инструкциянең эчтәлегеннән аңлашылганча, урыннарда бөтен нәшрият эшчәнлеге бер учреждение түбәсе астына берләштерелә, әмма искәрмәләрдә урындагы бүлекчәләргә үзәкнең санкциясеннән башка бары тик «очраклы һәм вакытлы характердагы әдәбият — брошюра, листовка, плакат, газета, лозунглар һәм башкаларны» бастыру хокукы бирелгәнлеге искәртелә. Нәшрият һәм полиграфия эшен оештыра алырлык җитәкче эзләү чорында бер-бер артлы берничә кеше алышына: М. А. Вернеев, аннан соң И. В. Кочергин, ә бераз соңрак — И. Д. Рождественский.
РКП (б)ның Татарстан өлкә комитеты 1922 елның 30 ноябрь карары белән Татар дәүләт нәшрияты (Татгосиздат) «Татпечать» трестын берләштерә, һәм алар базасында Татар нәшрият һәм матбугат комбинаты оештырыла.
1926 елда ул Татар дәүләт нәшрияты (Татгиз) итеп үзгәртеп корыла. 1927 елдан, К. Якуб исемендәге полиграфия комбинатын аның составыннан аерып чыгарып, комбинатка «Гажур» газета-журнал оешмасын кушканнан соң, «Татар нәшрияты (Татиздат)» дигән исем ала. 1933 елдан, полиграфия комбинаты белән берләшкәннән соң, «Татар дәүләт нәшрияты (Татгосиздат)» дип атала башлый.
ХХ гасырның 30нчы елларында Татар дәүләт нәшриятының эше югары сыйфатлы яңа баскычка күтәрелә. 1935 елда архитектор С. С. Пэн проекты буенча нәшрият өчен яңа бина салына; халык теленә ул Матбугат йорты дип керә. Совет конструктивизмы үрнәге булган, зур ачык китап рәвешендәге бина башыннан ук нәшрият үзәге итеп планлаштырылган була. Төрле елларда биредә Нәшрият, полиграфия һәм китап сәүдәсе эшләре буенча ТАССР Дәүләт Комитеты, ТАССР Язучылар берлеге, Татарстан китап нәшрияты, шулай ук газета-журнал редакцияләре, Китап палатасы урнаша.
Бу елларда Татар дәүләт нәшрияты татар телендәге әдәбият бастырып чыгаручы бердәнбер нәшрият була. Аның эш күләме күрсәткечләре үсә, басылып чыккан китаплар исемлеге арта бара. Ул еллардагы кайбер күрсәткечләр сакланган: 1929 елда 182 китап басылган, 1930 елда — 266, 1931дә — 568, 1932дә — 851.
Татар графикасы өлкәсендәге реформалар нәшрият эшчәнлегенә сизелерлек йогынты ясый. Татар дәүләт нәшрияты һәм аның полиграфия базасы 1929 елда гарәп теленнән — латиницага («яңалиф»), ә 1939 елда кириллицага күчеп, бер дистә ел эчендә ике тапкыр шрифт алыштырырга мәҗбүр була. Моны оештырып чыгу гаять зур көч һәм матди чыгымнар таләп итә.
Илебез өлешенә тигән авыр сынаулар — массакүләм репрессияләр дә нәшриятка кагылмый калмый. 1930 елларның икенче яртысында Татар дәүләт нәшриятының шул катлаулы чорда да милли әдәбият өчен җан аткан әйдәп баручы хезмәткәрләренең күпчелеге куыла һәм репрессияләнә. Мәсәлән, нәшриятның җитәкчесе Вәли Шәфигуллин (1924–1927 елларда эшләгән) башта эшеннән алына, аннан соң репрессияләнә.
Бөек Ватан сугышы башлану белән, Татар дәүләт нәшриятының үз эшенең остасы булган күп белгечләре фронтка китә. Аларның 16сы сугыш кырында батырларча һәлак була. Болар нәшриятның идарәчесе Ш. Арсланов (фото) һәм хезмәткәрләр Н. Баян, К. Басыйров, А. Бендецкий, Р. Ильяс, Ф. Кәрим, Т. Әхмәдиев, М. Фәтхуллин, А. Гимадов, Х. Гаффаров, К. Шәйхетдинов, Н. Карпов, Г. Мусин, А. Төхвәтуллин, Л. Альмашев, М. Вәлиева. Сугыш елларында нәшер ителүче басма продукциянең күләме күпкә кими, тематикасы үзгәрә: яңа эчтәлекле һәм яңа юнәлештәге китаплар таләп ителә. Балалар һәм яшүсмерләр өчен китаплардан тыш, барлыгы 220 исемдәге матур әдәбият әсәре бастырып чыгарыла. Аларның гомуми тиражы 1,5 миллион нөсхә тәшкил итә. Китап һәм брошюралар рәвешендә повестьлар, пьесалар, шигырь җыентыклары, җырлар, әдәби һәм сугыш очерклары дөнья күрә. Академик басмаларны, шулай ук татар классикларының сайланма әсәрләрен бастыру тукталмый.
Сугыштан соңгы унъеллыкта татар китабы традициясен саклау һәм милли рухи мирасны торгызу өчен көрәш дәвам итә. 1957 елның маенда Мәскәүдә үткән Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы Татарстан китап нәшрияты тарихында тирән эз калдыра. Бу — чын мәгънәсендә милли мәдәният бәйрәме, һәм анда катнашу нәшриятның профессиональлек (һөнәрмәнлек) күрсәткече була. Кыска гына арада Габдулла Тукайның дүрт томлык әсәрләр җыентыгы, Галимҗан Ибраһимов, Таҗи Гыйззәт, Муса Җәлил, Фатих Кәримнәрнең өчтомлыклары, Фатих Әмирхан, Мирхәйдәр Фәйзи, Фәтхи Бурнашларның ике томда сайланма әсәрләре, шулай ук бу чордагы күренекле язучыларының әсәрләре әзерләп бастырыла. Татар шагыйрь-
ләренең иң яхшы әсәрләре рус теленә тәрҗемә ителеп, гаҗәеп матур басма — «Татар поэзиясе антологиясе»нә туплана.
Бу елларда республиканың танылган рус язучылары Михаил Бубеннов, Тихон Журавлёв, Иван Заботин, Бруно Зернит, Ян Винецкий, Анатолий Мелузников, Алексей Салмин һәм Геннадий Паушкиннар үзләренең яңа әсәрләрен бастырып чыгаралар.
В эти годы свои новые произведения выпустили широко известные читателям русские писатели республики, такие как Михаил Бубеннов, Тихон Журавлёв, Иван Заботин, Бруно Зернит, Ян Винецкий, Анатолий Мелузников, Алексей Салмин и Геннадий Паушкин.
1958 елда, «Татполиграф» һәм «Таткниготорг» аерылып чыкканнан соң, нәшрият хәзерге исемен ала. Оешкан көненнән башлап Татарстан китап нәшрияты татар телендә әдәби, фәнни-популяр һәм иҗтимагый-сәяси әдәбиятны дөньяга чыгаручы иң зур нәшрият булып тора.
Бу чорда нәшрият хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрүгә дә зур игътибар бирелә. Аерым хезмәткәрләр, төп эшләреннән аерылмыча гына, югары уку йортларында һәм техникумнарда укыйлар, Мәскәү һәм башка зур шәһәрләрдә төрле курслар һәм семинарлар үтәләр. Алдынгы мөхәррирләр, техник редакторлар һәм корректорлар Санкт-Петербург, Мәскәү, Рига, Киев, Ташкент, Алма-Ата, Пермь нәшрияты хезмәткәрләре белән тәҗрибә уртаклаша. Еш кына тәҗрибә уртаклашырга Татар китап нәшриятына да киләләр.
Яшь буынга белем һәм идеологик тәрбия бирү дәүләт масштабындагы аерылгысыз мәсьәләгә әверелә. Россия Федерациясендәге татар мәктәпләре өчен нәшрият ел саен 65–70 исемдәге дәреслек чыгара. Аларның гомуми тиражы 2,5 миллион данәдән артып китә. Шушы вакыт эчендә СССР Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Казан тел, әдәбият һәм тарих институты әзерләгән «Борынгы татар әдәбияты тарихы», профессор М. Гайнуллинның «ХIX гасыр татар әдәбияты», М. Мәхмүтовның «Русча-татарча сүзлек» китабы, А. Нуриева һәм Л. Галиева төзегән «Башлангыч мәктәп өчен дидактик материаллар» уку басмалары дөнья күрә. «Мәктәп китапханәсе» һәм «Мәгърифәт маяклары» сериясеннән китап-
лар, музыкаль альбомнар һәм күренекле татар композиторларының нота җыентыклары басылып чыга. Укыту-педагогик әдәбиятка караган «Әлифба» (төзүчеләре — С. Вәгыйзов һәм Р. Вәлитова, рәссам — И. Язынин), «Туган як турында хикәяләр» (авторы- Б. Солтанбәков һәм А. Литвин, рәссамы - С. Кульбака), «Гаҗәеп сәяхәтчеләр» (авторы- З. Дусаев, рәссамы- Ю. Лысогорский) кебек бер төркем китаплар бөтенроссия бәйгеләрендә диплом һәм бүләкләргә лаек була.
Г. Ибраһимов исемендәге Казан тел, әдәбият һәм тарих институтының авторлар коллективы әзерләгән «Русча-татарча сүзлек»нең, шулай ук Нәкый Исәнбәтнең өч томлык «Татар халык мәкальләре һәм әйтемнәре» фундаменталь хезмәтенең дөнья күрүе республиканың мәдәни тормышында зур вакыйгага әверелә.
«Муса Җәлил», «Габдулла Тукай», «Казан», «Г. Камал исемендәге театр» дип аталган рәсемле альбомнар әзерләп һәм бастырып чыгару өчен Татарстан китап нәшрияты зур эш алып бара.
1950 елларның икенче яртысы — 1960-нче еллардагы «җепшеклек» чорында китапларның тематикасы һәм эчтәлеге киңәя. 60нчы еллар ахырыннан башлап эшне яңача планлаштыру принципларына һәм икътисади яктан стимуллаштыруга күчү басылып чыккан китапларның сыйфатын яхшыртуга, аларның үзкыйммәтен киметүгә сизелерлек этәргеч бирә. Татарстан китап нәшриятында «Үлемсез исемнәр», «Татар романы китапханәсе», «Татар шигърияте китапханәсе», «Идел киңлекләре», «Үз йолдызыңны кабыз» китап серияләрен чыгару башлана.
1963 елда 1006 исемдәге китап басыла, шуларның 593е — татар телендә. Мирсәй Әмир, Гомәр Бәширов, Нәкый Исәнбәт, Фатих Хөсни, Ибраһим Гази, Риза Ишморатов, Габдрахман Әсәләмов, Әмирхан Еники, Нәби Дәүли, Кәрим Тинчурин, Галимҗан Ибраһимов, Хәсән Туфан кебек татар язучыларының әсәрләре зур тиражлар белән басылып чыга.
1966–1970 елларда нәшрият 4 миллион 283 мең тираж белән 337 исемдәге матур әдәбият әсәрен дөньяга чыгара. Әмма алдагы бишьеллыкта матур әдәбиятны нәшер итү күрсәткечләре кими башлый. 1971-1975 елларда нибары 269 исемдә китап басыла.
1980 еллар — Татарстан китап нәшрияты үсешендә чын мәгънәсендә алтын чор. Һәр елны 350 исемдә китап басыла, аларның гомуми тиражы 20 миллион данә тәшкил итә.
1981 елда Татарстан китап нәшрияты Мәскәүдә үткән Бөтендөнья китап күргәзмәсендә түбәндәге китапларны тәкъдим итә: рус һәм татар телләрендә «СССР Конституциясе», миниатюр форматта «ТАССР Конституциясе», «Чәчәк ат, Татарстаным!», Муса Җәлилнең «Кызыл ромашка» шигырьләр җыентыгы, «Татар ашлары»; «Әлифба», «Рус теле» дәреслекләре; Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Галиәсгар Камал, Һади Такташ, Хәсән Туфан, Фатих Кәрим, Сибгат Хәким әсәрләренең миниатюр басмалары. Басмалар укучыларда һәм күргәзмәне оештыручыларда зур кызыксыну тудыра һәм милли телләрдәге әдәбиятны дөньяга чыгаручы нәшриятлар белән планлы эш алып бару зарурлыгын ачыклый.
1982 елда Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институты белән берлектә өч томлык «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге» басылып чыга.
1991 елны Татарстан китап нәшриятыннан, нигездә, дәреслекләр, татар телле мәктәпләр һәм югары уку йортлары өчен дәрес әсбаплары, шулай ук Татарстанда гына түгел, ә Россия регионнарындагы татар мәктәпләре өчен дә төрле дәреслекләр, рус мәктәпләре өчен татар теле дәреслекләре һәм татар мәктәпләре өчен рус теле дәреслекләре, сүзлекләр, балалар әдәбияты һәм башка төрле басмалар нәшер итүгә махсуслашкан «Мәгариф» нәшрияты аерылып чыга. 2010 елны «Мәгариф» нәшрияты кабат Татарстан китап нәшрияты белән берләштерелә.
Татарстан китап нәшрияты оешканнан алып бүгенге көнгә кадәр 50 проценттан артык китапны татар телендә нәшер иткән бердәнбер нәшрият булып калып килә; шуның белән беррәттән рус телендә, Идел буе халыклары телләрен һәм инглиз телен дә кертеп, башка телләрдә китаплар бастырылган. 1994 елда Татарстан китап нәшрияты һәм З. Биишева исемендәге Башкорт «Китап» нәшрияты арасында хезмәттәшлек турында килешү төзелә. Татар укучысына башкорт язучыларының әсәрләре белән татар телендә танышу мөмкинлеге биргән, ә башкорт укучысына татар әдипләрен башкорт телендә уку шартларын тудырган «Каләмнәр туганлыгы» — «Кардәшлек киштәсе» сериясенә нигез салына. 25 ел эчендә инде һәр ике яктан да 40 тан артык китап бастырылган.
Татар классикларының һәм республикабызда яшәп иҗат итүче бүгенге әдипләрнең әсәрләрен дөньяга чыгару Татарстан китап нәшрияты өчен өстенлекле бурыч булып тора. 1998–2019 еллар аралыгында татар язучыларының 60 комплектка якын күптомлыклары басылып чыккан: классиклардан — Габдулла Тукай, Каюм Насыйри, Гаяз Исхакый, Галиәсгар Камал, Муса Җәлил, Һади Такташ, Хәсән Туфан, Мөхәммәт Мәһдиев, Әмирхан Еники, Гомәр Бәширов, Илдар Юзеев, Аяз Гыйләҗев, Туфан Миңнуллин һ. б.; бүгенге язучылардан — Рабит Батулла, Ренат Харис, Равил Фәйзуллин, Разил Вәлиев, Роберт Миңнуллин, Рәдиф Гаташ, һ. б.
Татар әдипләренең әсәрләрен рус телендә бас-
тыруга да зур игътибар бирелә. «Татар әдәбияты дөньясы» сериясендә Аяз Гыйләҗев, Туфан Миңнуллин, Хәй Вахит, Гадел Кутуй, Фатих Хөсниләрнең китаплары басылып чыкты. Әдәби әсәрләр белән беррәттән гаять бай фәнни аппарат һәм фотоматериаллар тәкъдим ителә. Мирсәй Әмир, Мөсәгыйт Хәбибуллин, Рабит Батулла, Факил Сафин романнары, Туфан Миңнуллин, Вакыйф Нуруллин хикәяләре һәм повестьлары, Зиннур Мансуров шигырьләре, Разил Вәлиев әсәрләре, Роберт Миңнуллинның балалар өчен шигырьләре рус телендә дөнья күрде. Габдулла Тукай, Һади Такташ, Муса Җәлил, шулай ук бүгенге язучылардан: Рабита Батулла, Равил Фәйзуллин, Разил Вәлиев, Марсель Галиев, Зиннур Мансуров, Резеда Вәлиева, Әхәт Сафиуллиннарның китаплары ике телдә — татар һәм рус телләрендә басылып чыкты. 2010–2014 елларда Габдулла Тукайның гына да җиде китабы башта -ике, аннары -өч, алты һәм унбиш телдә дөнья күрде. Рус классигы Александр Пушкинның шигырьләре һәм әкиятләре рус һәм татар телләрендә бизәкләп чыгарылды.
Балалар китаплары — нәшриятның аерым бер горурлыгы. Китапка һәм китап укуга мәхәббәт нәкъ менә балачактан тәрбияләнә. Татарстан китап нәшриятының балалар редакциясендә бу традиция буыннан-буынга тапшырыла килә. Элек-электән гаилә, мәктәп, массакүләм мәгълүмат чаралары, башка иҗтимагый институтлар белән беррәттән балалар китабына үтә мөһим тәрбия бурычы салына. Төрле елларда балалар әдәбияты Абдулла Алиш, Гариф Гобәй, Абдулла Әхмәт, Дәрҗия Аппакова, Бари Рәхмәт, Ләбибә Ихсанова, Шәүкәт Галиев, Әминә Бикчәнтәева, Зәкия Туфайлова, Җәүдәт Тәрҗеманов һәм балалар әдәбияты традицияләрен дәвам итүче башка бик күп иҗат әһелләре кулында булган. Хәзерге вакытта балалар әдәбияты редакциясе серияле басмалар, фәнни-популяр китаплар, танып-белү әдәбияты, кечкенәләр өчен китап-уенчыклар, шулай ук, балаларга дөнья классикасы үрнәкләре белән туган телләрендә — татар телендә танышу мөмкинлеге тудырып, рус һәм дөнья классиклары әсәрләренең тәрҗемәләрен бастыра.
Китапны бәяләүдә төп күрсәткечләр — эчтәлекле текст һәм сәнгатьле бизәлеш. Татар басма китабында сәнгатьле бизәлешнең шактый кызыклы тарихы бар, ул Урта гасырларда кулъязма китапларны бизәү традицияләренә барып тоташа. Татарстан китап нәшриятында аерым сәнгать төре буларак китапларны бизәү гадәте нәшриятта 35 ел дәвамында эшләгән Байназар Әльминов исеме белән тыгыз бәйләнгән. Габдулла Тукай шигырьләренә һәм әкиятләренә ясаган иллюстрацияләр аның иҗатында хәлиткеч роль уйный, ул нәкъ менә классигыбыз әсәрләренең оста-затлы бизәүчесе булып таныла. Алга таба, 1950-1960 елларда, Татарстан китап нәшриятында әкренләп китап бизәү өлкәсендә даими эшләүче рәссамнар төркеме барлыкка килә: Степан Кульбака, Валентин Карамышев, Иван Язынин, Ирина Колмогорцева, Юрий Лысогорский, Александр Туманов, Тавил Хаҗиәхмәтов, Эрот Зарипов, Рәшид Төхвәтуллин һ. б.
Күренекле рәссамнарнең яңа буыны, графика осталары — Надир Әлмиев, Рушан Шәмсетдинов, Григорий Эйдинов, Виталий Булатов, Зифа Мөхыммәтҗанова, Фәридә Хәсьянова, Илдус Әжәмов, рәссам буларак иҗат итү белән беррәттән, китап бизәүче буларак та камилләшә баралар. Хәзерге вакытта рәссамнәр Алсу Тимергалина, Дамир Җәләлетдинов, Булат Гильванов, Диләрә Нәүрүзова һ. б. нәшрият белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итә.
Соңгы елларда Татарстан китап нәшриятының баш рәссамы булып Ринат Хәсәншин эшли.
Татар зыялыларыннан бик күп танылган шәхесләр төрле елларда нәшрият хезмәткәрләре булган. Алар арасында Фатих Сәйфи-Казанлы, Госман Бакир, Галимҗан Нигъмәти, Фәтхи Бурнаш, Гомәр Толымбайский, Гомәр Бәширов, Кави Нәҗми, Афзал Шамов, Нур Баян, Кәшфи Басыйров, Габдрахман Минский, Ибраһим Гази, Гази Кашшаф, Сәхәб Урайский, Әнәс Камал, Фатих Карим, Хәсән Хәйри, Сибгат Хәким, Әминә Бикчәнтәева, Тихон Журавлёв, Мөхәммәт Садри, Сафа Сабиров, Әхмәт Юнысов, Мөнир Мазунов, Әнвәр Давыдов, Зәки Нури, Ләбибә Ихсанова, Мәхмүт Хөсәен, Самат Шакир, Ислам Беляев, Хисам Камалов, Шәүкәт Галиев, Рәис Даутов, Гөлшат Зәйнашева, Иван Киндер, Нурихан Фәттах, Фәния Гайнанова, Кыям Миңнебаев, Шамил Рәкыйпов, Яхъя Халитов, Резеда Вәлиева, Таһир Нурмөхәммәтов, Адлер Тимергалин, Лирон Хәмидуллин, Азалия Бадюгина, Марс Шабаев, Фәрваз Миңнуллин, Вакыйф Нуруллин, Әнәс Хәсәнов, Алла Гарзавина, Саимә Ибраһимова, Рөстәм Кутуй, Илдар Низамов, Марк Зарецкий, Шамил Маннапов, Фазман Баттал, Бикә Рәхимова, Рәдиф Гаташ, Гәрәй Рәхим, Рафикъ Юнысов, Фирая Зыятдинова, Харрас Әюпов, Наилә Вәлитова, Наис Гамбәр, Солтан Шәмси, Ринат Мөхәммәдиев, Равил Рахмани, Фәүзия Бәйрәмова, Шәмсия Җиһангирова, Фәиз Зөлкарнәев, Люция Гыйззәтуллина, Рафис Корбан, Вакыйф Нуриев, Гәүһәр Хәсәнова, Фирүзә Җамалетдинова, Булат Хәмидуллин кебек язучылар, галимнәр һәм журналистлар бар.
XXI гасыр башында Татарстан китап нәшрияты әдәби, фәнни-популяр һәм иҗтимагый-сәяси әдәбиятны дөньяга чыгаруда Татарстан Республикасының гаять эре предприятиесенә әверелә. Нәшриятның репертуарында татар телендә иҗтимагый кыйммәтле әдәбият, шул исәптән балалар өчен басмалар һәм классикларның әсәрләре аерым урын алып тора.
Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча Федераль агентлык мәгълүматларына караганда, 2018 елда, рус теленнән тыш, Россия халыкларының 52 телендә китаплар басылган, алар арасында татар телендәге китаплар беренче урынны алып тора (китап исемнәре буенча — 27 %; якут телендә — 15,5 %, башкорт телендә — 14,8 %). Бүген төбәкләрдә китап басу эше, иҗтимагый коммуникацияләрдә каралган китап культурасының бер өлеше буларак, Россия китап эшендә торган саен әһәмиятлерәк роль уйный бара.
Китап базарының глобальләшүе шартларында, электрон мәгълүмати технологияләр барлыкка килү белән, нәшрият алдында эшчәнлекнең яңа юнәлешләре ачылды. Электрон басмаларның роле үсә бару фонында, Татарстан китап нәшрияты, илебезнең башка бик күп китап предприятиеләре кебек үк, традицион китапның электрон аналогларын булдыру эшенә кереште. Мәдәниятләр диалогы һәм мәгълүмати-коммуникатив технологияләрнең интенсив үсеше, заман таләпләренә җавап бирерлек басма, электрон һәм башка форматлар аша, татар китабының бердәм мәйданын формалаштыру заруриятын тудырды.
Татар әдәбияты үзәге (tatkniga.ru) сайты аша татар китабын дөньяга таныту нәшриятның заманча эшчәнлек юнәлешләренең берсе булды. Басма татар китабына заказ бирү, Җир шарының теләсә кайсы ноктасыннан, теләсә кайсы электрон җайланмадан онлайн режимда әсәрләрнең электрон вариантын уку мөмкинлеге, әлеге ресурсның популярлыгын тәэмин итте.
2018 елда Татарстан китап нәшриятында күренекле татар язучылары һәм шагыйрьләренең аудиокитапларын яздыру эше башланды. Проект Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәмендә тормышка ашырыла.
Татарстан китап нәшрияты китап басып кына калмый, татар китабының чикләрен киңәйтеп, аны Россиядә һәм чит илләрдә пропагандалау эше белән дә шөгыльләнә. Татар китаплары ел саен Россиядә, Алмания, Кытай, Төркия, Төрекмәнстан, Һиндстан, Мисыр, Италия, Иран, Казахстан, Белоруссия, Үзбәкстан һәм башка илләрдә халыкара күргәзмәләргә куела. Иң яхшы китаплар даими рәвештә күргәзмәләрнең дипломантлары булып таныла.
Алдынгы технологияләрне куллану, репертуар сәясәтен формалаштыруга иҗади якын килү, илебездәге китап базарында үз урынын эзләү, эшчәнлекне күп юнәлештә алып бару үзгәреп торучы китап дөньясында бүгенге Татарстан китап нәшриятына милли китап басу эшендә алдынгы булып калу мөмкинлеген бирә.
Выберите язык
