Каталог товаров
19 июнь көнне Чистай Үзәк китапханәсендә Татарстан китап нәшрияты оештырган «Татар китабы – 2026» конкурсы кысаларында Чистай иҗатчылары белән әдәби очрашу булып узды.
Очрашуны "Энҗеләр" иҗат берләшмәсе җитәкчесе Розалия Шәйхетдинова башлап җибәрде. Чистай төбәгендә эшләп килүче әдәби иҗат эшчәнлеге белән таныштырды.
Нәшрият хезмәткәрләре китапханәчеләр, укучылар, яшь каләмчеләр һәм әдәбият сөючеләргә конкурсның тәртибе, номинацияләре һәм катнашу шартлары турында сөйләде. Матур әдәбият редакциясе мөдире Галимҗан Гыйльманов үз чыгышында әдәби осталык серләре, иҗат процессы турында кызыклы фикерләре белән уртаклашты.
Төрле әдәби бәйгеләрдә җиңүче, язучы Рәҗәп Бәдретдинов каләмчеләргә үз тәҗрибәсеннән киңәшләр бирде, әдәбиятның тормышта тоткан урыны турында уйлануларын җиткерде.
Әдәби очрашуга Чистай татар теле укытучылары ассоциациясе җитәкчесе Лилия Марсилевна да килгән иде. Ул телебезне саклау, яшь буынны милли рухта тәрбияләү мәсьәләләре турында фикерләре белән уртаклашты. Нәшрият белән хезмәттәшлек итүнең кирәклеген ассызыклады һәм кичәгә ямь өстәп җыр башкарды, шигырьләрен укыды.
Бу очрашу бәйге турында сөйләшү генә түгел, ә гомумән бай эчтәлекле мастер-класс, күренекле язучылар белән якыннан танышу һәм алар белән бергә фикер алышу да булды.

Другие записи
XII книжный фестиваль «Красная площадь»
Программа нашего участия в грандиозном литературном событии в Москве!
Подробнее
Выберите язык