Описание
Егерме биш томнан торган «Татар халык иҗаты» басмасының җиденче томына татар халкының тормыш-көнкүреш әкиятләренең новеллистик төрләре урнаштырылды. Кереш сүздә, искәрмәләр һәм аңлатмалар бүлегендә тормыш-көнкүреш әкиятләренең жанр үзенчәлеге, жанрлар һәм образлар системасы, чыганаклар турында мәгълүмат бирелә. Китапта урын алган әкиятләрнең сюжет күрсәткече том ахырында тәкъдим ителә.