Описание
Егерме биш томнан торган «Татар халык иҗаты» басмасының өченче томына татар халкының хайваннар турындагы һәм борынгылык үзенчәлекләрен, мифологик мотивларны саклаган тылсымлы әкиятләре урнаштырылды. Кереш сүздә, искәрмәләр һәм аңлатмалар бүлегендә татар халык әкиятләренең жанр үзенчәлеге, өйрәнелү тарихы, жанрлар һәм образлар системасы, чыганаклар турында мәгълүмат бирелә. Китапта урын алган әкиятләрнең сюжет күрсәткече том ахырында тәкъдим ителә.