Татар дөньясы


Есть в наличии

Нет в наличии

Тип книги

Описание

Кадерле дуслар!
Һәр халыкның кабатланмас язмышы, тарихы, дөньяга үзенчәлекле карашы бар. Аның тормышында күпгасырлык гореф-гадәтләр, йолалар, хуҗалык итү һәм көнкүреш рәвеше гәүдәләнә. Халыкның рухи-мәдәни мирасы уртак дөнья цивилизациясенә керткән зур өлеше булып тора. «Татар дөньясы» китабында татар тарихының борынгы гасырлардан алып хәзерге көннәргә кадәр иң күре некле сәхифәләре урын алган. Евразиядәге бөек төрки-татар дәүләтләренең шул чор чыганакларында сурәтләнгән шанлы үткәнен без гүзәл шәһәрләре, олуг мәдәнияте аша ачык күзаллыйбыз. Замана сәнгатенең иҗади формаларында болар әле дә чагылыш таба. Кеше гомеренең аерылгысыз бер өлеше булган бәйрәмнәр, гадәт-йолалар, көнкүреш шартлары, кәсеп-һөнәрләр, дини инанулар турында да бик күп мәгълүмат бар. Татарларның иң мөһим рухи кыйммәтләре Россиянең башка милләт вәкилләренә дә якын һәм аңлаешлы. Болар – туган җирне ярату, үз тарихың белән горурлану, буыннар арасындагы тыгыз элемтәләрне җуймау, гаиләне һәм туган нигезне кадерләү, өлкәннәрне хөрмәтләү, хезмәт сөючәнлек, кунакчыллык, эчкерсезлек. Авторлар халкыбыз үсешенең хәзерге чорына, татарларның ил дәүләтчелеген формалаштыруга керткән өлешенә, ике миллионнан артык милләттәшебез яшәгән Татарстан Республикасының бүгенге казанышларына аерым игътибар биргән, һәм бу – табигый күренеш. Китап үз укучысын, һичшиксез, табар дип уйлыйм. Кайберәүләргә ул үзенең милли асылын, үз мәдәниятенең кабатланмас, уникаль булуын аңларга, аның белән тыгыз бәйләнешен тоярга ярдәм итсә; икенче берәүләргә татар халкының күркәм традицияләре белән танышу, татар дөньясының рухи байлыгын төрле яклап ачу мөмкинлеге бирәчәк.
Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов

Автор: Сафаров А.А., Хакимов Р.С., Закиров Р.З., Фазлеева Л. Р. , Шайхразиев В. Г., Аюпова И. Х, Гарифзянов М. Ф. , Нигматуллина Г. Р. , Салахов М. Х.

Дополнительная информация

Автор Сафаров А.А., Хакимов Р.С., Закиров Р.З., Фазлеева Л. Р. , Шайхразиев В. Г., Аюпова И. Х, Гарифзянов М. Ф. , Нигматуллина Г. Р. , Салахов М. Х.
Издательство ЗАМАН
Переводчик
Количество страниц
Год издания
ISBN номер
Формат книги
Переплет
Вес
Артикул
Возрастное ограничение

С этой книгой также ищут

Оцените книгу первым
Яндекс.Метрика