Син яшәдең, сөйдең,яшьнәдең!

Язык: Татарский

Есть в наличии

Нет в наличии

Тип книги

Описание

Автордан


Әти турында китап чыгару безнең гаиләнең күптәнге хыялы иде. Әти мәгариф өлкәсендә хезмәт куйганда, аның турында газета битләрендә күп кенә язмалар дөнья күрде. Ул якты дөньядан киткәч, шулай ук газеталарда, интернет киңлегендә аның турында язмалар чыкты. Әлеге язмаларның һәрберсе безнең гаилә өчен бик кадерле. Без аларны аерым бер папкага урнаштырып, кадерләп саклыйбыз.


2016 елның 2 нче апрелендә Саба мәдәният йортында әти турында искә алу кичәсен уздырдык. Анда бергә укыган курсташлары, аның хезмәттәшләре, дуслары, танышлары һәм аны хөрмәт итеп килгән кешеләр килгән иде. Әлеге кичәдән соң, нишләп әле безгә әти турында китап чыгармаска, дигән уй туды. Ул китап дөнья күрсә, балаларыбызга, оныкларыбызга горурланып сөйләрлек, күрсәтерлек истәлек булыр иде, дидек, һәм менә тәвәккәлләп әти турында мәгълүматлар тупларга керештем. Әлеге китапта әтинең тормыш юлына, аның эшчәнлегенә, гаилә тормышына, ул бакыйлыкка күчкәннән соң аның исеме белән ачылган музейга, истәлекләргә, фотоларга урын бирелгән.


Әлеге китапны чыгаруда үз өлешен керткән һәр кешегә рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә, һәм сүземне Гөлнәзирә Нигъмәтованың әтигә атап язылган шигъри юллары белән дәвам итәм:


Кешенең бит үзе китсә җыры кала,


Җырга тиң бит сезнең гомер кыска гомер...


Гадилеге, гадилеге, эше белән


Хәтерләрдән җыелмаслык чиста гомер.

Автор: Алия Гайфуллина (Зиннурова)

 

Дополнительная информация

Автор Алия Гайфуллина (Зиннурова)
Издательство Ихлас
Переводчик
Количество страниц 129
Год издания 2019
ISBN номер 9785907039223
Формат книги 70 х 100/16 (17,5 х 25,5)
Переплет тверд
Вес 502 грамм
Артикул О-1793/К
Возрастное ограничение нет марк.

С этой книгой также ищут

Оцените книгу первым
Яндекс.Метрика