Осенние дожди. (Стихи)

Язык: Татарский

Есть в наличии

Нет в наличии

Тип книги

Описание

Төрки әдәбият» сериясеннән дөнья күргән икенче китапта Якут Республикасының халык шагыйре Наталья Харлампьеваның төрле елларда язылган шигырьләре татар теленә тәрҗемәдә тәкъдим ителә.

Автор: Наталья Харлампьева

Наталья Иван кызы Харлампьева 1952 елның 1 сентябрендә Якут (Саха) Республикасының Якутск шәһәре читендә урнашкан Маган авылында дөньяга килә. Якут дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлый. Хезмәт юлын югары уку йортында укыганда ук Маган аэропортының пассажирлар ташу бүлегендә башлап җибәрә. Соңгы курсларда белем алганда авиаторларның «Төньяк трасса» дип аталган күптиражлы газетасына әдәби хезмәткәр булып эшкә күчә. Аннары партия өлкә комитетының матбугат секторында инструктор, «Кыым» («Очкын») милли газетасында мәдәният бүлеге мөдире, Якут китап нәшриятында баш мөхәррир, «Саха сирэ» («Якутия») газетасында баш мөхәррирнең беренче урынбасары һәм баш мөхәррир булып хезмәт куя. Узган гасырның 90 нчы елларында беренче якутча хатын-кызлар журналы «Далбар хотун»ны (сүзгә-сүз тәрҗемәсе: «Чын йөрәктән кабул итүче хатын-кыз») оештыруда катнаша, аның баш мөхәррире була.






Н. Харлампьева – 2003 елдан Якутия язучылар берлеге идарәсе рәисе, шул ук вакытта 2012 елдан Президент аппараты хезмәткәре, аннары Республика Башлыгының мәдәният мәсьәләләре буенча киңәшчесе.






Н. Харлампьева мәктәп елларыннан иҗатка тартыла. Аның тәүге китабы 1975 елда басылып чыга һәм «Аэроплан» дип атала.






Бүгенге көндә ул – егермедән артык шигырь, проза һәм публицистика китаплары авторы. Шигырьләре рус, казах, татар, украин, инглиз телләренә тәрҗемә ителгән. 2016 елда аның якут һәм инглиз телләрендәге «Азия Ана» китабы Лондонда дөнья күрде.






Ул, шагыйрь буларак, мәхәббәт һәм гражданлык лирикаларында көчле. Якут әдәбиятына кечкенә поэма жанрын кертүче.






Н. Харлампьева – Якутия комсомолы премиясе, Казахстанның «Алаш» әдәби премиясе, Россиянең «Зур әдәби премия»се, А. Т. Твардовский исемендәге премия лауреаты. Пушкин медале иясе (2015). Якут (Саха) Республикасының халык шагыйре (2002).






1988 елдан – СССР Язучылар берлеге әгъзасы. Россия Язучылар берлеге идарәсе сәркатибе.

Дополнительная информация

Автор Наталья Харлампьева
Издательство
Переводчик
Количество страниц 94
Год издания 2016
ISBN номер 9785298032643
Формат книги 70 х 100/32 (12,5 х 17,5)
Переплет тверд
Вес 162 грамм
Артикул М-2799
Возрастное ограничение 12+

С этой книгой также ищут

Оцените книгу первым
Яндекс.Метрика