Однажды, когда мы родились. (Рассказ и документальные повествования)

Язык: Татарский

Есть в наличии

Нет в наличии

Тип книги

Описание

Танылган язучы, драматург Рәдиф Сәгъдинең бу китабына соңгы елларда язылган автобиографик һәм документаль әсәрләре туплап бирелде. Автор укучыда уйлап чыгарылмаган тормыш чынбарлыгына кызыксыну уятырга омтыла, заман проблемаларының тирән тамырлары турында бәян итә.

Автор: Радиф Сагдеев (Сагди Радиф)

Драматург һәм прозаик Рәдиф Сәгъди 1957 елның 17 июлендә Казан шәһәрендә эшче гаиләсендә дөньяга килә. Сабый чагыннан әнисенең туган авылы — Кама Тамагы районының Балчыклы авылында тәрбияләнеп үсә. 1974 елны ул Казан театр училищесына укырга керә, аны тәмамлагач, Әлмәт Татар дәүләт драма һәм К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрларында актёр булып эшли.
1988–1993 елларда Р. Сәгъди Казан дәүләт университетының татар филологиясе факультетында белем ала. Студентлык елларында җитди рәвештә әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә башлый.
К. Тинчурин исемендәге театрда сәхнәләштерелгән «Сынган беләзек» спектакле исә аеруча уңыш казана һәм театр репертуарының озын гомерле премьераларыннан берсенә әверелә.
Р. Сәгъди әдәбиятның проза жанрында, бигрәк тә аның детектив төрендә нәтиҗәле эшли. 2003 елда Татарстан китап нәшриятында язучының проза әсәрләре тупланган «Канга буялган алтыннар» исемле тәүге китабы басылып чыга. 2007 елда язучының «Ирдәүкәләр», 2012 елда «Гүзәл Аппак-сылу», 2015 елда «Сынган беләзек» дигән китаплары дөнья күрә.
2005 елда Р. Сәгъдигә «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелә. Ул — Ф. Хөсни исемендәге әдәби, Д. Сираҗиев һәм Т. Миңнуллин исемендәге театр премияләре лауреаты, 1999 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Дополнительная информация

Автор Радиф Сагдеев (Сагди Радиф)
Издательство Татарское книжное издательство
Переводчик
Количество страниц 272
Год издания 2017
ISBN номер 9785298033978
Формат книги 84 х 108/32 (13,5 х 21,0)
Переплет тверд
Вес 340 грамм
Артикул А-1912
Возрастное ограничение 16+

С этой книгой также ищут

Оцените книгу первым
Яндекс.Метрика