Мусульманский календарь, 2020 год

Язык: Татарский

Есть в наличии

Нет в наличии

Тип книги

Описание

Әдхәмдүлиллэәһи раббил гаалэмииин.
Әгүүзү билләһи минәш-шәйтаанир-раҗииим. Бисмилләәһир-
рахмәәнир-рахииим. Әлхәмдүлилләәһи раббил гаалэмииин.
Вәссаләәтү вәссәләәмү галәә расүүлинә Мүхәммәдиү уә галәәәәлиһи уә әсхәәбиһи эҗпәгыйн.
Безне юктан бар итеп, бу дөньяга сынау өчен җибәргән Аллаһу Тәгаләгә, Аның фәрештәләренә, Аның китапларына, Аның Илчеләре-пәйгамбәрләренә, ахыргы көнгә, бөек Аллаһтан яхшылык та, яманлык та тәкъдир булып иңүенә, үлгәннән соң яңадан терелүгә ышанучылар, ихластан инанучылар! Ата-анага, якыннарга, ятимнәргә, юлда адашып калганнарга, теләнчеләргә, мохтаҗларга хәләл малыннан өлеш чыгару- чъишр, намаз торгызучылар, зәкят бирүчеләр! «Мин бәхетле, күршем дә бәхетле булсын» дип Ислам диненең чын асылын аңлатучылар! Гөрләп эшләп торучы, көнгә биш мәртәбә азан әйтүче мәчетләребезгә, имам-хатыйбларга, галимнәребезгә чын күңелдән шөкер итә белүче хөрмәтле милләттәшләребез, газиз диндәшләребез, якын дусларыбыз, туганнарыбыз!
Әйе, туганнарыбыз. Әйе, галәмнәр хуҗасы Аллаһ Тәгалә безгә Изге китабы Коръән-Кәримдә: «...бер-берегезгә туганнар кебек якын булыгыз», - ди. Соңгы араларда: «Дусларым, күршеләрем туганнардан якынрак», - дигән фикерне дә ишетәбез. Ләкин бу дөрес түгел кебек. Мөселманнар бер ата, бер ана балалары кебек булырга тиеш. Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә вәхи иңеп, безне Ислам байрагы астына туплаганда, бер мөселманның бер җире авыртса, икенчесенеке дә авыртырга тиеш, үзенә теләгәнне икенче кардәшенә теләгән кеше генә чын мөселман була; алдыбызга бер зуррак, бер кечерәк алма куйганда, сайлау хокукы бирелгәндә, чын мөселман зуррагын күршесенә бирергә тиеш, ди.
Егерме җиде ел буена чыгып килүче бу календаребызны туплаганда иң күп сөйләнгән сүзләр «татар стратегиясе», «татар теле», «татар милләте» булгандыр. Милләтебезне үстерү, телебезне, мәктәпләребезне саклап калу буенча эш барганда, без - «Татар мөселман календаре»н чыгаручылар, татар яшәгән төбәкләргә җиткерүчеләр - бу изге эштән читтә кала алмыйбыз. Бездән еш кына: «Динме, милләтме беренче?» - дип сорыйлар. Аларны һич аерып карап булмый. Берсе - әти, берсе - әни, берсе - йөрәк, берсе - калеб. Динсез милләт, милләтсез дин була алмый.
Безнең халык гомер бакый укымышлы, галим, китап яратучы булган. Ни дәрәҗәдә укымышлы булуыбыз турында һәр елны календарь битләрендә К. Фукс, М.Худяков, П.Знаменский әсәрләреннән өзекләр биреп бардык. Татар кебек укымышлы халык башка юк. Безгә шуны татар халкының үсеш стратегиясенә байрак итеп алырга иде бит.
Быел безне саныйлар - октябрь аенда халык санын алалар. Уяу булырга, урыска да, башкортка да, мишәргә дә (моңа кадәр сынаткан булмады!), керәшенгә дә әйләнмичә, татар булып калырга иде бит. Күп булуыбыз безне илебездән, үз җиребездән куылудан берничә мәртәбә саклап калды. Шул турыда да, Татарстан Республикасы төзелүгә 100 ел, мөстәкыйльлек Декларациясе кабул ителүгә 30 ел тулу турында да календаребыздан кызыклы мәгълүматлар табарсыз.
Йә Раббым, Үзеңнең ризалыгыңны өмет итеп, Коръәннән, хәдисләрдән, диндәшләребезнең хезмәтләреннән һәм дә үзебезнең күңел түреннән чыккан язмаларыбыздан тупланган бу календаребыз да барыр юлларыгызны яктыртса, җаннарыгызны җылытып, дөрес юлны табарга ярдәм итсә, файдалы бер белешмә-китап булса, сөенер идек. Уяу булыйк, бергә булыйк, бердәм булыйк!
Иң изге теләкләр белән Шәехҗан Фәния ХУҖАХМӘТ.






Автор: Фания Хузиахметова

Дополнительная информация

Автор Фания Хузиахметова
Издательство
Переводчик
Количество страниц 384
Год издания 2019
ISBN номер
Формат книги 60 х 90/16 (14,5 х 21,5 х 1,7)
Переплет мягк
Вес 302 грамм
Артикул О-1032/К
Возрастное ограничение нет марк.

С этой книгой также ищут

Оцените книгу первым
Яндекс.Метрика