Можно. Нельзя. (Методическое пособие для работы с детьми 2-3 лет под руководством родителей и воспитателей)

Язык: Татарский

Есть в наличии

Нет в наличии

Тип книги

Описание

Хөрмəтле əти-əнилəр һəм тəрбиячелəр!
Əлеге китап балалар бакчалары программаларына һəм Федераль дəүлəт мəктəпкəчə белем бирү стандартына нигезлəнеп
төзелде. Ул, 2–3 яшьлек балалар белəн шөгыльлəнү өчен, əти-əнилəргə һəм тəрбиячелəргə ярдəмлек буларак тəкъдим
ителə. Җыентык нəнилəрне куркыныч хəллəрдəн кисəтү, аларны булдырмый калу максатыннан эшлəнде.
2–3 яшьлек бала күп нəрсəлəрне үзе аңлап эшли алмый, куркыныч ситуациялəрдəн чыгу юлларын да белми, лəкин, «Мин
үзем!» дип, мөстəкыйльлеккə омтыла башлый. Шуңа күрə бу чорда балага бигрəк тə игътибарлы булырга, сорауларына
дөрес җавап бирергə, ситуациялəр белəн дөрес идарə итəргə кирəк.
Китапта Шаян белəн Наянның маҗаралы хəллəре тасвирланган гыйбрəтле хикəялəр, кызыклы биремнəр, төслəргə буяу
өчен рəсемнəр урын алды. Бала əлеге геройлар белəн бергə төрле ситуациялəрдəн чыгу юлларын эзли. Һəр очракка нəтиҗə
ясап, «ярый, ярамый» төшенчəлəренең мəгънəсен үзлəштерə. Өйдə, җəмəгать урыннарында, табигатьтə үз-үзен дөрес то-
тарга, куркынычсызлык кагыйдəлəрен дөрес үтəргə, куркыныч хəллəр туганда ярдəмгə чакыра белергə, ягъни үз иминлеге
турында кайгыртырга өйрəнə.
Уңышлар сезгə, хөрмəтле əти-əнилəр һəм тəрбиячелəр! Балаларыгыз сау-сəламəт булып үссен! Бу эштə сезгə əлеге
җыентык зур ярдəмлек булыр дип ышанабыз.
Методик киңəшлəр
– Балага нəни хикəялəрне сəнгатьле итеп һəм төрле хəрəкəтлəр кулланып укыгыз. Болай укылган əкиятлəрне бала аеру-
ча яратып тыңлый.
– Сораулар ярдəмендə баладан əкиятнең эчтəлеген сөйлəтергə тырышыгыз. Куян балаларының кичерешлəре, башкарган
гамəллəре турында фикер алышыгыз. Һəр теманы нəтиҗə ясап тəмамлагыз.
– Биремнəр балага авыр тоелса, башта ул үзлəштерə ала торганын эшлəгез һəм үзегез дə аңа ярдəм итегез. Аннары
авыррак биремнəрне дə эшлəргə мөмкин.
– Балага биремнəрне мəҗбүр итеп эшлəтмəгез.
– Һəр биремне уен формасында һəм бергəлəп эшлəгез.
– Баланың һəр эшлəгəн эшен мактагыз, күңелен үстерегез.
– Алган белемнəрегезне көндəлек тормышта даими рəвештə кабатлап торыгыз һəм тиешле ситуациялəрдə кулланыгыз.

Автор: Фахриева Г.Н., Шакирова Э.В.

Дополнительная информация

Автор Фахриева Г.Н., Шакирова Э.В.
Издательство
Переводчик
Количество страниц 16
Год издания 2015
ISBN номер 9785298030045
Формат книги 60*84/8 (20,5 х 29,5)
Переплет мягк
Вес 96 грамм
Артикул О-3451
Возрастное ограничение 0+

С этой книгой также ищут

Оцените книгу первым
Яндекс.Метрика