Любил вчера. (Рассказы, сказания, повесть)

Язык: Татарский

Есть в наличии

Нет в наличии

Тип книги

Описание

Язучы үзенең беренче җитди китабында яшәешнең иң кискен мәсьәләләрен хәл итәргә алына. Аны бигрәк тә авыр сынаулар үтеп бәхеткә омтылучы яшьләр, яшь гаиләләр язмышы, шул язмышлар белән бәйле милли геройлар, образ-символлар, тормыш детальләре җәлеп итә. Автор тормышта мәхәббәтнең нәфрәттән өстен булуын тагын бер мәртәбә раслап күрсәтә.

Автор: Зиннур Тимергалиев

Зиннур Фирдәвес улы Тимергалиев 1974 елның 14 июлендә Татарстанның Арча районы Сөрде авылында туган.
1991 елда Яңа Кенәр авылында урта мәктәпне тәмамлый.
1992–1994 елларда Грузия Республикасында хәрби хезмәттә була.
1996–2008 елларда Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы органнарында хезмәт итә.
2008 елда, авырып китү сәбәпле, ялга озатыла.
Хәзерге вакытта Арча шәһәрендә яши.
Тату гаиләсе бар. Ике угыл, бер кыз үстерә.
Зиннур Тимергалиев әдәби иҗат белән ун елдан артык шөгыльләнә. Чәчмә әсәрләре «Казан утлары», «Идел» журналларында, «Шәһри Казан» газетасында дөнья күрә.
Автор шулай ук шигырьләр, җырлар иҗат итә. «Алма кебек кызарма», «Ачуланма», «Мәхәббәт урамнары» һ. б. популяр җырлар авторы.

Дополнительная информация

Автор Зиннур Тимергалиев
Издательство Татарское книжное издательство
Переводчик
Количество страниц 159
Год издания 2018
ISBN номер
Формат книги 84 х 108/32 (13,5 х 21,0)
Переплет тверд
Вес 250 грамм
Артикул Е-648
Возрастное ограничение 16+

С этой книгой также ищут

Оцените книгу первым
Яндекс.Метрика