Куда мчишься, рысак жизни? (Роман)

Язык: Татарский


Есть в наличии

Нет в наличии

Тип книги

Описание

Бу роман – «Олы юл да сикәлтәле» исемле трилогиянең өченче кисәге. Беренчесе шул исем белән 2007 елда, икенчесе («Сөеп туймас чакларың») 2011 елда дөнья күргән иде. Роман гыйбрәтле хәлләргә, мәхәббәт маҗараларына, тирән психологик кичерешләргә, тормыш-яшәеш хакында уйлануларга, четерекле вакыйгаларга бай. Ул киң катлау әдәбият сөючеләрнең игътибарын җәлеп итәр дип өметләнәбез.

Автор: Рафкат Карамиев (Рафкат Карами)

Язучы Рәфкать Кәрами (Кәрамиев Рәфкать Кәраметдин улы) 1942 елның 18 февралендә Татарстан АССРның Сарман районы Рангазар авылында колхозчы гаиләсендә туган. Авылда җидееллык мәктәпне, 1959 елда Алабуга мәдәният-агарту техникумын тәмамлагач, ул берникадәр вакыт Сарман район Мәдәният йортында – баянчы, аннан Түбән Әхмәт авылында клуб мөдире булып эшли.








Алтмышынчы еллар – Татарстан нефтьчеләренең фидакяр хезмәтләре белән илне шаулаткан чоры. Әлмәт яклары Рәфкатьне дә үзенә тарта. Ул производствода, Чупай таш карьерында башта рәссам, аннары гади эшче, электрик һәм машинист ярдәмчесе булып эшли. Аннары «Татнефть» берләшмәсе «Әлмәтбурнефть» трестының энерго-хуҗалык конторасына эшкә күчә. Армия сафларына алынып, өч ел Хәрби диңгез флотының яр буе частьларында хезмәт итә.








1964–1977 елларда Рәфкать Кәрами комсомолның Бөтенсоюз удар төзелеше – Казан органик синтез заводын коруда катнаша: башта электрик, соңыннан «Казаньхимстрой» трестының 5 нче төзү идарәсендә профком председателе була.








1967 елда ул КПССның Казан шәһәр комитеты каршындагы икееллык кичке журналистика университетын тәмамлый. Шушы елларда республика көндәлек матбугатында аның эшче яшьләр тормышына бәйле очерклары, мәкаләләре, ә соңрак хикәяләре күренә башлый. 1967 елда ул үзенең «Дүрт кешелек каюта» исемле беренче повестен яза. Укучылар да, әдәби тәнкыйть тә аның беренче әсәрләрен яратып кабул итәләр.








1970 елда Р. Кәрами, күптәнге хыялын тормышка ашырып, югары белем алуга да ирешә: хезмәтеннән аерылмыйча, Казан дәүләт университетының тарих бүлеген тәмамлый.








Язучының иҗаты да туктаусыз дәвам итә. Үз рәхәтен генә кайгыртып дөнья малы артыннан куучыларны фаш итүгә багышланган «Кичке уйлар» (1968), шул заман совет офицерының күркәм образын сурәтләгән «Капитан Хәкимов» (1972) повестьларын яза.








1977–1979 елларда Рәфкать Кәрами Мәскәүдә СССР Язучылар союзы каршындагы Югары әдәби курсларда укып кайта. Әдәби хәрәкәттә якыннан катнашуы, каләмдәшләре белән даими аралашу аның иҗат офыкларын киңәйтеп җибәрә. 1978 елда ул «Очар кошлар белән янәшә» исемле күләмле әсәрен бастырып чыгара. Бу әсәр төзүчеләр турында автор язарга уйлаган трилогиянең беренче кисәге була. Трилогиянең икенче кисәге – «Ашкыну» – 1982 елда, ә өченче китабы «Чыныгу чоры» исеме белән 1985 елда басылып чыга.








Рәфкать Кәраминең иҗатында аеруча мөһим урын тоткан әсәре – «Сагышлы кояш» исемле повесте (1983). Әхлакый һәм рухи җәһәттән капма-каршы булган Фирдия белән Сәлим мисалында автор гыйбрәт алырлык хәлләрне күрсәтә белгән. Бу әсәр буенча телевизион спектакль дә куелды.








Бәхет фәкать акчага гына кайтып калмый. Чын мәгънәсендә бәхетле булу өчен яраткан эшең, гаиләң, сине аңлаучы якын дусларың, үз мохитең булу зарур. Моның шулай икәненә без, язучының тирән кичерешләргә бай «Ындыр тулы кибән» повестен (1983) укыгач, тагын бер кат төшенәбез.








Яшьләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләр темасын яктырткан «Мәхәббәт бураннары» повесте 1985 елда иҗат ителгән.








Һәркемгә дә гомерендә тәүге мәртәбә беренче саф мәхәббәт килә. Кызганычка каршы, ул кайберәүләргә бик соңлап килә, ә кайберәүләр өчен мәңгелек газапка, үкенечкә әйләнә. «Йөрәгемне ут алган» (1987) повесте нәкъ шул хакта сөйли.








Әдипнең җиде повестен да үз эченә алган җыентыкны («Ындыр тулы кибән») Татарстан китап нәшрияты 1992 елда бастырып чыгара.








Татарстан Республикасының Милли китапханәсе үткәрә торган «Ел китабы» конкурсында бу китап иң күп укылган китапларның берсе була һәм диплом белән бүләкләнә.








Рәфкать Кәрами хикәяләр авторы буларак та укучыларга яхшы таныш. Аның заман рухын биргән, кешеләрнең күңел талпынышын тасвирлаган кече күләмле әсәрләре илледән артып китә. Арада йөгерек, йомшак тел белән балаларга атап язылганнары да бар. Язучы үзен юмор һәм сатирага корылган хикәяләр остасы итеп тә танытты. Хикәяләрнең байтагы рус, азәрбайҗан, кыргыз, хакас, казах, мари, мордва, башкорт, чуваш һәм башка халыклар телләренә тәрҗемә ителгән.








1982 елда Минзәлә татар дәүләт драма театры Рәфкать Кәраминең «Яратуың чынмы?» исемле драмасын сәхнәгә куйды.








1989 елда Рәфкать Кәрами репрессия елларында хаксызга рәнҗетелгән якташларыбыз истәлегенә багышланган «Каргышлы этаплар» исемле романын язып төгәлләде. Әсәр 1995 елда аерым китап булып басылып чыкты.








1999 елда Рәфкать Кәрами «Каргышлы этаплар» романы өчен Татарстан Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге премиясенә лаек була.








2002 елда Рәфкать Кәраминең «Өзелгән чәчәк» исемле хикәяләр җыентыгы дөнья күрде. Соңгы елларда әдип яңа роман, берничә пьеса, байтак кына хикәяләр һәм парчалар иҗат итте. 2004 елда «Татнефть» берләшмәсенең «Рухият» нәшрияты аның «Мәхәббәт бураннары» исемле повестьлар җыентыгын бастырып чыгарды.








Рәфкать Кәрами 1979–1993 елларда Татарстан Язучылар берлегендә әдәби консультант вазифасын башкара, аннары озак еллар Матур әдәбиятны пропагандалау бюросына җитәкчелек итә, ә 1997–2002 елларда Татар интеллектуаль милек агентлыгы (ТАИС) директоры булып эшли.








Рәфкать Кәрами җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша. 1987 елда ул Казан шәһәренең Бауман район Советына депутат итеп сайлана. 1987–1989 елларда Татарстан Язучылар союзының партия оешмасына җитәкчелек итә. 1989–2005 елларда – Татарстан Язучылар берлегенең идарә әгъзасы.








Язучының «Олы юл да сикәлтәле» исемле яңа романы 2007 елда Татарстан китап нәшриятында аерым китап булып басылып чыкты.








2008 елда Р. Кәраминең «Яратуың чынмы?» исемле китабы укучыларга барып иреште. Бу җыентыкка язучының төрле елларда иҗат иткән пьесалары, шигырьләре, уйланулары һәм юмор-сатира әсәрләре тупланган.








2011 елда Татарстан китап нәшриятында «Олы юл да сикәлтәле», ә 2013 елда «Гомер – яшәр өчен» исемле китаплары дөнья күрде.








Язучы Рәфкать Кәрамигә 1989 елда – Татарстанның, 2005 елда »Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә.
Рәфкать Кәрами – 1972 елдан СССР (Татарстан) Язучылар союзы әгъзасы.

Дополнительная информация

Автор Рафкат Карамиев (Рафкат Карами)
Издательство
Переводчик
Количество страниц 383
Год издания 2015
ISBN номер 9785298029056
Формат книги 84*108/32 (13,5 х 21,0 см)
Переплет тверд
Вес 430 грамм
Артикул О-2142
Возрастное ограничение 16+

С этой книгой также ищут

Оцените книгу первым
Яндекс.Метрика