Благодатная ночь. (Стихи, маленькие драмы, короткие поэмы)

Язык: Татарский

Есть в наличии

Нет в наличии

Тип книги

Описание

Башкортстанда яшәп иҗат итүче танылган татар шагыйре Рим Идиятуллинның әлеге китабына соңгы елларда иҗат ителгән, кеше гомере, яшәү мәгънәсе, фанилык һәм мәңгелек турында уйланып язылган фәлсәфи-лирик әсәрләре туплап бирелде.

Автор: Рим Идиятуллин

Башкортстанда яшәп иҗат итүче татар шагыйре Рим Зиннәтулла улы Идиятуллин 1940 елның 25 февралендә Башкортстанның Чакмагыш районы Яңа Мортаза авылында дөньяга килә. Әтисе сугышка кадәр Кушнаренко районының Тартыш, Талбазы авыллары мәктәпләрендә укытучы була. 1941 елда фронтка китеп, сугышның беренче елында ук хәбәрсез югала. Дүрт бала белән тол калган әнисе Җәмилә апа, колхозда көн-төн эшләп, сабыйларны аякка бастырырга тырыша. Төпчек малай Рим, күрше Илек авылына җәяү йөреп, җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң Уфага килеп, 15 нче татар урта мәктәбенә (Г. Ибраһимов, Ш. Бабич, Х. Туфаннар укыган элекке «Галия» мәдрәсәсе) укырга керә. Аны тәмамлагач, заводта дүрт ел слесарь булып эшли, аннары Башкорт дәүләт университетының татар һәм рус теле бүлегенә имтиханнар тапшыра. Өч курсны тәмамлаганнан соң, матди хәле начараю сәбәпле, 1965 елда республикада татар телле бердәнбер матбугат басмасы «Кызыл таң» газетасы редакциясенә әдәби хезмәткәр булып эшкә урнаша. 1987–1992 елларда башкорт телендә чыккан «Һәнәк» журналы белән хезмәттәшлек итә. Аннары кабат «Кызыл таң»га кайтып бүлек мөдире, баш мөхәррир урынбасары вазифаларын башкарып, 2000 елдан профессионал язучы сыйфатында әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә.


Китап укырга һәвәс малай мәктәп елларында ук беренче өйрәнчек шигырьләрен яза башлый. Уфага күчкәч, язмаларын төрле басмаларга җибәрә, заводта эшләгән чорларда «Кызыл таң» газетасы каршындагы әдәби түгәрәккә йөреп, иҗади чыныгу ала. Түгәрәк җитәкчесе Әнгам Атнабаев 1962 елда кереш сүз язып, аның бер шәлкем шигырьләрен «Кызыл таң»да бастыра. Шул еллардан башлап Рим Идиятуллинның шигырьләре Башкортстан һәм Татарстанда чыккан газета-журналларда, күмәк җыентыкларда даими басыла килә. Ул – Уфада һәм Казанда дөнья күргән берничә китап авторы. 1996 елда аңа «Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә. Рим Идиятуллин – 1994 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Һ. Такташ исемендәге әдәби бүләк иясе (2010).

Дополнительная информация

Автор Рим Идиятуллин
Издательство Татарское книжное издательство
Переводчик
Количество страниц 239
Год издания 2017
ISBN номер 9785298033633
Формат книги 70 х 100/32 (12,5 х 17,5)
Переплет тверд
Вес 256 грамм
Артикул А-1210
Возрастное ограничение 16+

С этой книгой также ищут

Оцените книгу первым
Яндекс.Метрика