Формы. (Дидактические материалы, 16 карт)

Язык: Татарский

Есть в наличии

Нет в наличии

Тип книги

Описание

Татарстан китап нәшриятында дидактик карточкалар дөнья күрде. Алар балаларны әйләнә-тирә дөнья белән таныштыру өчен бик мөһим. Әлеге әсбаплар «Сабыйлар» үзәге белән берлектә әзерләнде. Сезгә бу сериядән өч китап тәкъдим итәбез. Алар хайваннарга, төсләргә һәм саннарга багышланган.
Хайваннар турындагы карточкаларның автор-төзүчесе Ләйсән Солтанова. Мөхәррире Айсылу Галиәхмәтова. 20 карточкадан торган әлеге җыентыкта 12 кыргый һәм 7 йорт хайваны урын алган. Соңгы битендә уен да бар.
Эльвира Кыямова төзегән саннар турында карточкалар барлыгы унике данә. Алар ярдәмендә бердән унга кадәр санарга өйрәнергә була. Калган ике битендә зирәклеккә уеннар.
Төсләр дип аталган җыентыкның автор-төзүчеләре Ләйсән Солтанова белән Сиринә Хәкимова, мөхәррире – Энҗе Хөснетдинова. Әлеге карточкалардан ун төсне өйрәнергә һәм ике уен уйнарга мөмкин. Өч китапның да рәссамы Миләүшә Вазиеваның иҗаты сокланып туймаслык. Якты, төсле рәсемнәр малайларның да, кызларның да күңеленә хуш килер. Иң мөһиме, бу карточкаларны карагач, балаларның дөньяга карашлары киңрәк булыр. Балалар акыллырак та, зирәгрәк тә булырлар дип уйлыйбыз.

Автор: Алима Салахутдинова

Дополнительная информация

Автор Алима Салахутдинова
Издательство Татарское книжное издательство
Переводчик
Количество страниц
Год издания 2018
ISBN номер
Формат книги 60 х 90/16 (14,5 х 21,5)
Переплет мягк
Вес 164 грамм
Артикул Е-1182
Возрастное ограничение 0+

С этой книгой также ищут

Оцените книгу первым
Яндекс.Метрика