Дорогие сердцу места. (Стихи)

Язык: Татарский

Есть в наличии

Нет в наличии

Тип книги

Описание

Әлмәт төбәгендә яшәп иҗат итүче укытучы-шагыйрә Г. Галләмова укучылар игътибарына туган җир, бәхет, мәхәббәт турында уйлануларын чагылдырган шигырьләрен тәкъдим итә.

Автор: Гузалия Галлямова

Гүзәлия Хәмидулла кызы Галләмова 1960 елның 25 октябрендә Әлмәт районы Сөләй авылында туа. Туган авылында – сигезьеллык, Яңа Кәшердә урта мәктәпне тәмамлый. Хезмәт юлын Илтән-Бута авылында математика укытучысы булып башлап җибәрә. Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлый. Күп еллар Тайсуган мәктәбендә математика фәне укыта. Хәзерге вакытта ул Габдрахман авылы «Ландыш» балалар бакчасында нәниләргә тәрбия һәм белем бирә.








Гүзәлия мәктәптә укыганда ук иҗатка тартыла. Яңа Кәшер мәктәбендә танылган шагыйрә Клара Булатова дәресләрен тыңлап, үзенең дә күңелендә шигъри бөреләр уяна..








Иҗат җимешләре «Хәзинә», «Әлмәт таңнары», республика газета-журналларында даими басылып тора. Шигырьләре «Балаларга бүләк» (2007), «Илһам чишмәләре» (2013) җыентыкларында урын алды.








Балалар өчен язылган «Матур булып үсегез» (2009), «Җиләкле җәй» (2012) һәм «Яфраклар биюе» (2015) дигән китаплар авторы.








Әлмәт Язучылар оешмасы каршында эшләп килүче «Кызыл каурыйлар» әдәби берләшмәсенең актив әгъзасы.








Рафаил Төхфәтуллин исемендәге премия лауреаты.

Дополнительная информация

Автор Гузалия Галлямова
Издательство
Переводчик
Количество страниц 87
Год издания 2016
ISBN номер 9785298032278
Формат книги 70 х 90/32 (10,7 х 16,5)
Переплет мягк
Вес 80 грамм
Артикул М-2334
Возрастное ограничение 12+

С этой книгой также ищут

Оцените книгу первым
Яндекс.Метрика