Степной волк. (повести, рассказы)

Язык: Татарский


Есть в наличии

Нет в наличии

Тип книги

Описание

Язучы Ф. Абдуллинның бу китабында хатын-кыз образлары калку итеп сурәтләнә. Аларның тормышта адым саен очраган авырлыкларга бирешмәве, көтелмәгән явызлыклар каршында да югалып калмаулары, Кеше һәм Ана дигән бөек исемне югары тотулары тасвирлана.

Автор: Абдуллин Ф.А.

Язучы Фәтхулла Абдуллин Мөслим районы Яңа Сәет авылында туган.


Мари-Бүләр җидееллык мәктәбен тәмамлаганнан соң, ул башта туган авылында колхозчы, аннары Урта Азиядә тимерь- юлчы булып эшли.


1961 елны Ташкент тимер юл техникумын тәмамлагач, мастер буларак, Үзбәкстанда юллар салуда, Чарвак һәм Токтогул ГЭСларын төзүдә, 1966 елгы җир тетрәүдә җимерелгән Ташкент шәһәрен торгызуда катнаша. Үзбәкстан башкаласында «Яшьлек» исемле үзешчән татар-башкорт ансамблен һәм Сабантуйлар оештыручы энтузиастларның берсе була.


Ф. Абдуллин 1968–2008 елларда прораб, участок начальнигы, өлкән инженер сыйфатында Түбән Кама шәһәрен һәм «Нефтехим» берләшмәсен төзүдә катнаша. Ул – шәһәрдә беренче трамвайлар җибәрүгә хезмәт куйган кеше, хезмәт ветераны.


Фәтхулла Абдуллин мәктәптә укыганда ук шигырьләр яза башлый. Урта Азиядә яшәгәндә дә һәрдаим Казан һәм Уфа газеталарына хәбәрләр җибәреп тора. Алга таба аның очерклары һәм хикәяләре республика газета-журналларында дөнья күрә. Бүгенге көндә язучының 12 проза китабы, дистәгә якын пьесасы бар. Пьесаларының берничәсе халык һәм дәүләт театрлары тарафыннан сәхнәләштерелде. Болардан тыш Ф. Абдуллин бик күп публицистик мәкаләләр, рецензияләр һәм даны еракларга таралган «Җидегән чишмә» әдәби-музыкаль кичәләренең сценарийлары авторы да.


Язучы тәрҗемә өлкәсендә дә каләм тибрәткән кеше. Ул төрек язучысы Азиз Несинның 20 дән артык хикәясен тәрҗемә итеп бастырды. Үзенең дә байтак кына хикәяләре рус, башкорт, казах һәм үзбәк телләренә тәрҗемә ителде.


Ф. Абдуллин әдәбият өлкәсендәге хезмәтләре өчен 2008 елда Татарстан Республикасының «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» дигән күкрәк билгесе белән бүләкләнде. 2012 елда аңа «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелде.


2002 елдан – Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Дополнительная информация

Автор Абдуллин Ф.А.
Издательство
Переводчик
Количество страниц 127
Год издания 2015
ISBN номер 9785298029308
Формат книги 84*108/32 (13,5 х 21,0 см)
Переплет тверд
Вес 214 грамм
Артикул О-2143
Возрастное ограничение 16+

С этой книгой также ищут

Оцените книгу первым
Яндекс.Метрика