В Татарском книжном издательстве вышли в свет новые книжные издания:

 

Татар халык әкиятләре

https://tatkniga.ru/book/tatarskie-narodnye-skazki.html 

Әлеге китапта, һәркемгә таныш булган әкиятләр белән беррәттән, соңгы мәртәбә узган гасырның кырыгынчы-илленче елларында басылган, онытылып барган татар халык әкиятләре дә урын алган. Әсирлеккә эләгеп котылган патша улы маҗараларын, Тимеркендек батырлыкларын, Гөлчәчәкнең Соры бүре кулыннан ничек котылып калуын белергә теләсәгез – рәхәтләнеп укыгыз!

Чыңгыз Айтматов, Сайланма әсәрләр: роман, повестьлар


https://tatkniga.ru/book/chingiz-aytmatov-izbrannye-proizvedeniya-roman-povesti.html

Әлеге китапта бөек кыргыз язучысы, дөнья әдәбияты классигы Чыңгыз Айтматовның укучыларга билгеле «Бер көн – бер гомер», «Җәмилә», «Дөя күзе», «Анам кыры», «Бәхил бул, Гөлсары!» әсәрләре белән бергә, татар телендә беренче тапкыр «Чыңгызханның ак болыты» әсәре дә тәкъдим ителә.  Китап язучының тууына 90 ел тулу уңае белән нәшер ителә.

М.Әмирханов Олуг Мөхәммәд: романнар.

https://tatkniga.ru/book/ulug-muhammed-romany.html

Танылган язучы Марат Әмирхановның яңа китабына урнаштырылган «Олуг Мөхәммәд» һәм «Ир-Мамай» романнары әдәби җәмәгатьчелек тарафыннан зур вакыйга буларак бәяләнде. Әсәрләрнең икесе дә, татар тарихында зур роль уйнап та, тиешле дәрәҗәдә өйрәнелмәгән бөек шәхесләргә багышлана.

Алтын Урда ханы Олуг Мөхәммәд җитәкчелегендә Казан ханлыгының тернәкләнеп, үсеп китүе, дөнья мәйданына чыгып, халыкара танылуы һәм Алтын Урданың иң катлаулы, болганчык дәверендә, ханнардан да югарырак абруйга ирешеп, күп еллар буе Алтын Урда сәясәтен билгеләгән әмир Мамай язмышы, әле драматик, әле романтик рухта сурәтләнеп, әсәрләрне мавыктыргыч һәм укылышлы итә.

А.А.Сафаров Закат «казанского феномена»: история ликвидации организованных преступных формирований Татарстана

https://tatkniga.ru/book/zakat-kazanskogo-fenomena-istoriya-likvidatsii-organizovannyh-prestupnyh-formirovaniy-tatarstana1.html

В 80-е годы Юрий Щекочихин сообщил всей стране, что в СССР, оказывается, существует организованная преступность. Он же ввёл и новое понятие – «казанский феномен», после чего Казань надолго стала мрачным символом молодёжной преступности и бандитских разборок. В книге рассказывается о зарождении, расцвете и закате «казанского феномена». История ликвидации преступных группировок излагается в хронологическом порядке, при этом автор сообщает подробности, которые раньше были известны только правоохранительным органам.

Рабит Батулла. Том 4. 

https://tatkniga.ru/book/rabit-batulla-sobranie-sochineniy-v-10ti-tomahtom-4-o-pero--publitsistika.html 

Татарстан Республикасының халык язучысы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт, Г. Исхакый, А. Алиш исемендәге әдәби бүләкләр иясе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рабит Мөхлисулла углы Батулланың әлеге томында Заһидә Тинчуринага багышланган документаль кыйсса, әдәбият-сәнгать әһелләренең иҗат портретлары, хатлар, язучының үзе белән әңгәмәләр тупланды.

Китап киң катлау укучыларга тәкъдим ителә.

Рабит Батулла.Том 7. (Рассказы)

https://tatkniga.ru/book/rabit-batulla-sobranie-sochineniy-v-10ti-tomahtom-7-rasskazy.html 

Татарстан Республикасының халык язучысы Рабит Батулланың әлеге томында төрле елларда язылган тормышчан, мавыктыргыч һәм маҗаралы хикәяләре, хикәятләре тупланды.

З.Мансуров Дөреслек икегә төрләнмәс: яшәеш, әдәбият һәм сәнгать турында уйланулар

https://tatkniga.ru/book/pravda-ne-mojet-byt-dvoyakoy-razmyshleniya-o-jizni-literature-i-iskusstve.html

Татарстанның халык шагыйре Зиннур Мансуровның әлеге мәкаләләр җыентыгына җәмгыять тормышындагы әһәмиятле мәсьәләләр турында уй-фикерләре, әдәбият һәм сәнгать үсешенә мөнәсәбәтле караш-күзәтүләре, төрле буын каләм әһелләренә багышланган иҗат портретлары, аерым китапларга бәяләмәләре тупланды.

Л.Әбүдәрова Мандариннар: повесть, хикәяләр, нәсер, әкиятләр

https://tatkniga.ru/book/mandariny-povest.html 
Ландыш Әбүдәрованың беренче китабына төрле елларда иҗат ителгән чәчмә әсәрләре: повесте, хикәяләре һәм әкиятләре тупланды. Әсәрдә сурәтләнгән дөнья – яңа заман кешеләренең яшәү рәвеше, аларның яңа тормышка карашы. Автор аларны үзенчә бер калыпка салып бирә. Китап хәзерге чор прозасын сөючеләргә тәкъдим ителә.

Камыр батыр: татар халык әкияте.

https://tatkniga.ru/book/kamyrbatyr-tatarskaya-narodnaya-skazka.html

Әлеге интерактив китапта, әкият уку белән бергә, буярга, наклейкалар ябыштырырга, логик мәсьәләләр чишәргә мөмкин. Ул балаларга төсләрне тоемларга, кул чуклары моторикасын ныгытырга, сөйләмне яхшыртырга ярдәм итәр.

Балалар өчен җырлар һәм уеннар: биш-алты яшьлек балалар өчен бармак уеннары, табышмаклар, тизәйткечләр.

https://tatkniga.ru/book/pesni-i-igry-dlya-detey-dlya-chteniya-vzroslymi-detyam1.html 

Китап балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып төзелгән һәм, төзүченең моңа кадәр чыккан басмаларының дәвамы буларак, 5–6 яшьлек балаларга адреслана. Ата-аналарга, тәрбиячеләргә ярдәмлек буларак тәкъдим ителә.

Р.Сәлахиев Мин болай тырыш малай: балалар өчен шигырьләр

https://tatkniga.ru/book/prilejnyy-malchik-stihi-dlya-detey.html 

Авторның балалар өчен шигырьләре тупланган тәүге китабы. Әсәрләр балаларга хас йомры сүзгә, зирәклеккә, күзәтүчәнлеккә бай. Авторның җор теле, үзенчәлекле шигырьләре беркемне дә битараф калдырмас.

И.Миңнуллин Балыкчы үрдәк: балалар өчен шигырьләр

https://tatkniga.ru/book/utnokrybolov-stihi-dlya-detey-doshkolnogo-i-mladshego-shkolnogo-vozrasta.html 

Илдус Миңнуллин балаларча уйлап, дөньяны балаларча аңлап иҗат итә. Аның әтәчләре артист, кешеләре акыллы, тиеннәре зирәк. Авторның җор теле, үзенчәлекле образлары балаларга да, әти-әниләренә дә кызыклы булыр.

Яндекс.Метрика