Кашина Александра Николаевна 1986 елның 8 октябрендә Казан шәһәрендә туа. Казанның 140 нчы гимназиясен тәмамлаганнан соң, ТИСБИның юридик факультетына укырга керә. 
А.Кашина шигырьләрен биш яшеннән яза башлый. Аның язмалары әледән-әле республика матбугатында басылып тора. Шигырьләре «Альма-матер» (Казан, 2001), «Rara Avis» (Казан, 2003), «Мой любимый герой в кино» (Казан, 2003), «Будь!» (Казан, 2003), «Материалы конференции имени Льва Толстого» (Казан, 2003), «Поэзия юных» (Казан, 2003), «Анамнез жизни» (Казан, 2003), «Современники» (Мәскәү, 2004), «Новые имена России» (Мәскәү, 2004) кебек күмәк җыентыкларда урын ала. 
2005 елда шагыйрәнең «Кочевница сердца» исемле беренче китабы дөнья күрә. 
2009 елда «Глядя на Вас» исемле яңа китабы нәшер ителә. 
А.Кашина республика күләмендәге әдәби фестивальләрдә беренче урыннарны яулый, шулай ук «Новые имена поэтов» (Мәскәү) Бөтенроссия шагыйрьләр бәйгесендә, «Зиланткон», «Айшә-2003» Бөтенроссия фестиальләре һәм А.С.Пушкин исемендәге Бөтенроссия сәнгать фестивалендә җиңүче булып чыга. 
2004 елда шагыйрә Халыкара «Филантроп» премиясенә лаек була. 
2005 елдан – Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

 

Произведения автора

Яндекс.Метрика