Тасвирлама
Бай иллюстратив материалларга нигезләнгән бу китапта, гадәттәгечә, 2019 елның 15 июнендә борынгы Болгар җирендә узган Изге Болгар җыены — мөселманнарның традицион җыелышы хакында сөйләнә. Бөек Идел елгасы ярында күпсанлы халыкны җыйган бу бәйрәмнең мәртәбәле кунаклары — татар дин әһелләренең X Бөтенроссия форумында катнашучылар иде. Җыентыкта шулай ук ел дәвамында Болгар җире һәм Болгар ислам академиясе эшчәнлеге белән бәйле мөһим вакыйгалар, мөселман-исмаилчылар рухи лидеры принц Кәрим Ага Ханның килүе, «Россия мөселманнарының дини мирасы» Халыкара форумы, академиянең беренче докторантлары чыгарылышы турында да мәгълүматлар урын алган. Моннан тыш фотоальбомда укучылар игътибарына «Россия — Ислам дөньясы: KazanSummit 2019» XI Халыкара икътисади саммиты, XV Халыкара мөселман киносының юбилей фестивале, дәүләт башлыгы Владимир Путин йөкләмәсе буенча Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкләгән «Россия — Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме химаясендә узган башка зур чаралар яктыртылган.