Зәйдуллин Ркаил Рафаил улы (Ркаил Зәйдулла) 1962 елның 23 гыйнварында хәзерге Чувашия Республикасының Комсомол районы Чичкан авылында туа. Башлангыч мәктәпне - туган авылында, урта мәктәпне күршедәге Чурачык авылында тәмамлый. 1979 елда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Университетта укыганда ук «Татарстан яшьләре» газетасы белән хезмәттәшлек итә башлый.
1984-1985 елларда Р.Зәйдулла Аксубай районының Иске Татар Әдәм Суы авылы урта мәктәбендә башлангыч хәрби белем укытучысы булып эшли. 1985-1989 елларда башта «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасында, аннары яңадан «Татарстан яшьләре» газетасы редакциясендә эшли. Берара Татарстанның Яшел Үзән районы «Бишнә» совхозында төзүчеләр бригадасы җитәкчесе булып та эшләп ала. 1989 елда яшьләр өчен «Идел» журналы ачылгач, 2009 елның ахырына кадәр шул журналның бүлек мөхәррире хезмәтен башкара. Ул шулай ук Татарстан Язучылар берлегенең әдәби консультанты.
Р.Зәйдулланың беренче иҗат тәҗрибәләре - шигырьләре - республика матбугатында 1977 елдан күренә башлый. Тора-бара ул «Яшь ленинчы», «Татарстан яшьләре» газеталарының, «Ялкын», «Казан утлары» журналларының даими авторларыннан берсе булып таныла, аерым цикллары, хикәяләре, юмористик язмалары «Идел» альманахы, «Чаян» журналы битләрендә дә дөнья күрә. 1984 елда яшь студент шагыйрьнең «Кояшлы күзләр» исемле беренче шигъри җыентыгы басыла. Алга таба «Күрәзә» (1 988), «Урыс кышын озату» (1 993) һ.б. шигъри җыентыклары дөнья күрә.
Р.Зәйдулла - проза, драматургия, әдәби тәнкыйть һәм публицистика жанрларында да сәләтен күрсәткән әдип. Прозада ул үзен бигрәк тә тарихи-милли хикәяләр остасы итеп таныта («Тәңре кылычы», «Хан һәм шагыйрь», «Шаһгали» исемле хикәяләре). Әдипнең маҗарага корылган проза әсәрләре дә бар («Шаман», «Төнге сәфәр» һ.б.). Драматургиядә киң җәмәгатьчелеккә ул «Саташкан сандугач» исемле драмасы белән билгеле.
Р.Зәйдулла үзенең укучыларына күпсанлы мәкаләләре һәм тәнкыйди язмалары белән дә таныш. Аның аерым әсәрләре, инглиз, төрек, үзбәк, рус һәм чуваш телләренә тәрҗемә ителеп, төрле басмаларда дөнья күрә. Әдипнең башка телләрдән татарчага үз шигъри тәрҗемәләре дә байтак.
Р.Зәйдулла - Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (2007).
1990 елда «Күрәзә» китабы өчен Р.Зәйдулла Татарстан комсомолының М.Җәлил исемендәге премиясенә лаек була. 2005 елда «Ил», «Татар таҗы» исемле проза китаплары өчен аңа Татарстан Язучылар берлегенең Ф.Хөсни исемендәге премиясе бирелә. 2010 елда «Мәгарә» һәм «Ташка ордым башны» исемле китаплары өчен язучы Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге әдәби премиясенә лаек була.
1988 елдан - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Зайдуллин Ркаил Рафаилович

Зайдуллин Ркаиль Рафаилович (Ркаиль Зайдулла) родился 23 января 1962 года в деревне Чичканы Комсомольского района Чувашской Республики. Начальное образование получил в родной деревне, среднее - в соседней Чурачинской школе. В 1979 году поступил на отделение татарского языка и литературы историко-филологического факультета Казанского государственного университета. Студенческие годы для него стали не только годами учебы, но и активного плодотворного творчества. Он много печатался на страницах газет и журналов.
В 1984-1985 годах Р.Зайдулла работал преподавателем начальной военной подготовки в средней школе деревни Старый Татарский Адам Аксубаевского района, в 1985-1989 годах был литературным сотрудником республиканских газет «Яшь ленинчы» (ныне «Сабантуй») и «Татарстан яшьләре». Одновременно с 1987 года некоторое время возглавлял строительную бригаду в совхозе «Бишня» Зеленодольского района республики. С 1989 по 2009 год - редактор отдела в молодежном журнале «Идель». Он также литературный консультант Союза писателей Татарстана.
Р.Зайдулла - автор поэтических сборников: «Кояшлы күзләр» («Солнечные глаза», 1984), «Күрәзә» («Провидение», 1988), «Урыс кышын озату» («Проводы русской зимы», 1993) и сборников рассказов и исторических повестей «Ил» («Страна», 2000), «Татар таҗы» («Татарская корона», 2004).
Р.Зайдулла активно работает и в области драматургии. Пьеса «Саташкан сандугач» («Заблудший соловей») была поставлена на сцене Татарского академического театра имени Г.Камала. В 2001 году журнал «Казан утлары» (№ 2) напечатал его историческую трагедию «Хан һәм шагыйрь» («Хан и поэт»).
Отдельные произведения Р.Зайдуллы (стихи, поэмы, рассказы) переведены на английский, русский, турецкий, узбекский и чувашский языки. Он и сам активно занимается литературным переводом. Перевел на татарский язык некоторые поэтические произведения А.Навои и др. поэтов.
Он автор многочисленных публикаций по вопросам общественной жизни, политики, литературы и искусства, творческих портретов деятелей культуры, литературно-критических статей.
Р.Зайдулла - Заслуженный деятель искусств Республики Татарстан (2007).
В 1990 году за книгу стихов «Провидение» он был удостоен премии комсомола Татарии имени М.Джалиля. В 2005 году за книги «Страна» и «Татарская корона» награжден литературной премией Союза писателей Татарстана имени Ф.Хусни. В 2010 году за книги «Мәгарә» («Пещера») и «Ташка ордым башны» («Биться головой о камень») удостоен Государственной премии Татарстана имени Г.Тукая.
С 1988 года - член Союза писателей Татарстана.
Сортларга аеру:
популярлык
популярлык
әлифба
бәя арту буенча
бәя кимү буенча