Товарлар каталогы
Категорияне төгәлләштерегез:
Фильтр буенча параметрлар

Җәлил Муса Мостафа улы
Җәлилов Муса Мостафа улы (Муса Җәлил) 1906 елның 15 февралендә элекке Оренбург губернасы Мостафа авылында туа. Муса алты яшеннән авыл мәктәбенә укырга керә, гаилә шәһәргә күчкәч, укуын «Хөсәения» мәдрәсәсендә дәвам иттерә. 1919 елның декабрендә М.Җәлил туган авылы Мостафага кайта һәм мәктәп балаларын, яшүсмерләрне бердәм оешмага туплау буенча культура-агарту эшләре алып бара. 1921 елда Оренбург шәһәренә килә, һәм аны хәрби-партия мәктәбенә урнаштыралар. Алты айдан мәктәпне тәмамлагач, ул Халык мәгарифе институтына укырга керә, ләкин, авыру сәбәпле, укуын ташларга мәҗбүр була. 1922 елның көзендә М.Җәлил Казанга килә. Башта ул «Кызыл Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасы редакциясендә эшли, ә 1923 елдан татрабфакта укый башлый. Газета-журналларда аның бер-бер артлы шигырьләре, мәкаләләре басыла, 1925 елда исә «Барабыз» исемле беренче шигъри җыентыгы дөнья күрә. 1925-1927 елларда М.Җәлил - ВЛКСМның Орск өяз комитетында, аннары Оренбург губерна комитетында инструктор булып эшли. 1927 елда аны комсомолның Бөтенсоюз киңәшмәсенә делегат итеп җибәрәләр. Киңәшмәдә ул ВЛКСМ Үзәк Комитетының татар-башкорт секциясе бюросына әгъза итеп сайлана һәм Мәскәүдә эшкә калдырыла. М.Җәлил беренче татар балалар журналларын («Кечкенә иптәшләр», «Октябрь баласы») оештыруда актив катнаша һәм 1932 елның ахырына кадәр шул журналларның җаваплы мөхәррире булып эшли. Бер үк вакытта ул 1927-1931 елларда Мәскәү дәүләт университетының әдәбият-сәнгать факультетында белем ала. 1933-1934 елларда М.Җәлил Мәскәүдә татар телендә чыга торган «Коммунист» газетасының әдәбият-сәнгать бүлеген җитәкли. 1934 елда шагыйрьнең күп кенә шигырьләрен эченә алган шактый зур җыентыгы («Орденлы миллионнар») басыла һәм шул ук елны «Стихи Мусы Джалиля» исеме белән сайланма шигырьләре беренче мәртәбә рус телендә чыга. 1935 елда Мәскәү дәүләт консерваториясе каршында Татар опера театрына профессиональ кадрлар әзерләү өчен Татар опера студиясе оештырылгач, М.Җәлилне шунда әдәби бүлек мөдире итеп эшкә чакыралар. 1938 елда студиядә укуын тәмамлап Казанга кайткач та, М.Җәлил Опера театрының әдәби бүлек җитәкчесе булып эшләвен дәвам иттерә. Әдипнең «Алтынчәч», «Илдар» драматик поэмалары нигезендә композитор Н.Җиһанов соңыннан үзенең атаклы операларын иҗат итә. 1939 елда ул Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең җаваплы сәркатибе итеп билгеләнә. 1941 елның июль аенда М.Җәлил армиягә алына. Курск өлкәсендәге политработниклар әзерли торган алты айлык курсларны тәмамлагач, Мәскәү аша фронтка китә. Ул Төньяк-Көнбатыш фронтта чыга торган «Отвага» исемле газетаның алгы сызыктагы хәрби корреспонденты итеп билгеләнә. 1942 елның июнендә Волхов юнәлешендә барган канлы сугышлар вакытында аларның часте чолганышта калып, М.Җәлил каты яраланган хәлендә дошман кулына эләгә. 1944 елның февраль аенда М.Җәлилгә һәм аның көрәштәшләренә Дрезденда хөкем була. Фашистик хәрби суд аларны, «дәүләткә каршы җимерү эше» алып баруда гаепләп, үлем җәзасына хөкем итә. Шул елның 25 августында Плетцензее төрмәсендә 11 җәлилченең гомере өзелә. 1956 елның 2 февралендә СССР Югары Советы Президиумы Указы белән М.Җәлилгә Ватан сугышы чорында күрсәткән тиңдәшсез ныклыгы һәм батырлыгы өчен Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Әсирлектә тудырган поэтик иҗаты - «Моабит дәфтәре» - 1957 елда Ленин премиясенә лаек була.
Сортларга аеру:
популярлык
популярлык
әлифба
бәя арту буенча
бәя кимү буенча
Күрсәтергә:
30
30
60
90
Библиотека
Муса Джалиль. Сочинения в 5 томах. Том 3
Муса Джалиль (1906–1944) – татарский поэт, Герой Советского Союза (1956). Данный том содержит стихи, поэмы и переводы автора.
Бушлай
Библиотека
Муса Джалиль. Сочинения в 5 томах. Том 2
Муса Джалиль (1906–1944) – татарский поэт, Герой Советского Союза (1956). Данный том содержит стихи (1941–1944), либретто и материалы из архива поэта.
Бушлай
Библиотека
Муса Джалиль. Сочинения в 5 томах. Том 1
Муса Джалиль (1906–1944) – татарский поэт, Герой Советского Союза (1956). Данный том содержит стихи (1921–1941).
Бушлай
Печатная
Беренче дәрес.Балалар өчен шигырьләр,баллада.
Первый урок Муса Джалиль русс 2019г. О-3247 Тираж 3000 14шт 6+