Товарлар каталогы
Фильтр буенча параметрлар

Вәлиев Мансур Хаҗи улы (Мансур Вәли-Барҗылы)
Вәлиев Мансур Хаҗи улы (Мансур Вәли-Барҗылы) 1948 елның 2 гыйнварында Татарстанның Әгерҗе районы Барҗы авылында туа. Туган авылында урта мәктәпне тәмамлый. Мәктәп елларында ук иҗат белән шөгыльләнә башлый. 1966 елда аны Әгерҗедә чыга торган «Җиңү юлы» газетасы редакциясенә эшкә алалар. 1968 елда ул Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә укырга керә. Әдәби тәнкыйть өлкәсендә беренче язмасы университетта укыган чагында «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасында басылып чыккан «Язучыга ачык хат»ы була. Шуннан соң М.Вәлиевнең язмалары республика матбугатында еш күренә башлый. 1972 елда ул, университетның бишенче курсында укыган чагында, «Казан утлары» журналының әдәби тәнкыйть бүлегенә эшкә урнаша. 1973 елда аны офицер буларак Совет Армиясе сафларына алалар. 1975 елда М.Вәлиев Казанга кайта. Берничә ай Татарстан Язучылар берлегенең әдәби консультанты булып эшләгәннән соң, яшь язучыларның «Идел» әдәби альманахы мөхәррире итеп билгеләнә. 1981-2011 елларда -«Казан утлары» журналының әдәби тәнкыйть бүлеге мөдире. М.Вәлиев бер үк вакытта Татарстан Язучылар берлегенең әдәби тәнкыйть остаханәсен җитәкли, озак еллар буена Язучылар берлегенең идарә әгъзасы булып тора. Агымдагы әдәби процессларны анализлауга багышланган мәкаләләре аны тәҗрибәле, оста тәнкыйтьче итеп таныта. М.Вәлиев шулай ук проза әсәрләре дә иҗат итә. Аның «Сәер кеше», «Качу», «Идел яры» повестьлары, «Мәхәббәт маҗаралары» дигән новеллалар сериясе һ. б. әсәрләре дөнья күрә. Ул - әдәби тәнкыйть һәм проза әсәрләрен туплаган дистәдән артык китап авторы. М.Вәлиев - ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1989). 2001 елда язучы-тәнкыйтьче Татарстан Язучылар берлегенең Җ.Вәлиди исемендәге әдәби премиясенә лаек була. 1977 елдан - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Сортларга аеру:
популярлык
популярлык
әлифба
бәя арту буенча
бәя кимү буенча
Күрсәтергә:
30
30
60
90
Библиотека
Волны жизни: Эссе, записи
В последнее время происходит много удивительных событий, которые заставляют пересмотреть свои взгляды на жизнь. А как же они отражаются в литературном произведении? В статьях, записях известного литературного критика, лауреата премии Союза писателей имени Джамала Валиди – Мансура Валеева можно найти ответ на этот вопрос.
Бушлай