Товарлар каталогы
Категорияне төгәлләштерегез:
Фильтр буенча параметрлар

Вәлиев Разил Исмәгыйль улы
Вәлиев Разил Исмәгыйль улы 1947 елның 4 гыйнварында Татарстанның Ширәмәт (хәзерге Түбән Кама) районы Ташлык авылында туа. Башлангыч белемне туган авылында алып, 1965 елда яңа ачылган Түбән Кама урта мәктәбен тәмамлагач, Р.Вәлиев, ике ел Казан дәүләт университетның журналистика факультетында укый. Аннары, Татарстан Язучылар берлеге юлламасы белән Мәскәүгә барып, М.Горький исемендәге Әдәбият институтында югары белем ала. Р.Вәлиев 1972-1981 елларда республика балалар журналы «Ялкын» редакциясендә башта әдәби хезмәткәр, аннары әдәби бүлек мөдире, соңыннан журналның җаваплы сәркатибе вазифаларын башкара. 1981-1984 елларда ул - Чаллы Язучылар оешмасының сәркатибе, 1984-1986 елларда - Татарстан Язучылар берлегенең идарә рәисе урынбасары, 1986-2000 елларда Татарстан Республикасының Милли китапханә директоры хезмәтендә була. 2000 елдан Татарстан Дәүләт Советының Фән, мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр даими комиссиясенә җитәкчелек итә. Язучы буларак, Р.Вәлиев төрле жанрларда иҗат итә. Аның беренче шигырьләре һәм журналистик язмалары 60 нчы еллар башында район газетасында басыла. Соңга таба ул шигъри әсәрләре белән республика газета-журналларында һәм үзәк матбугатта («Молодая гвардия», «Смена» һ.б.), күмәк җыентыкларда катнаша башлый. 1971 елда Р.Вәлиевнең Татарстан китап нәшриятында «Зәңгәр кабырчыклар» исемле беренче китабы басылып чыга. Шуннан соңгы елларда тагын унлап шигъри китабы - кече яшьтәге балалар өчен «Хыялый Мияубикә» (1976), «Без - кояш балалары» (1981), «Кайтаваз кайда яши?» (1994), лирик шигырьләре һәм җырлары тупланган «Яшен тамыры» (1977), «Ядкарь» (1987), «Бер алманы бишкә бүләек» (1992) җыентыклары, 1994 елда «Шигырь китапханәсе» сериясендә сайланма поэтик әсәрләрен үз эченә алган «Кышкы учак» исемле зур бертомлыгы, ә 1996 елда «Сүзләрдән дисбе» исемле җыентыгы дөнья күрә. 70 нче еллар ахырларыннан башлап Р.Вәлиев проза һәм драматургия жанрларында да актив иҗат итә. «Эт кояшы» (1968) исемле повестеннан соң ул «Яшисе килә», «Иске сәгать дөрес йөри» дигән повестьларын, «Мирас» романын, театр сәхнәләрендә уңыш белән барган «Әйдә барыйк, кызлар карыйк», «И машина-машина, җитте минем башыма», «Куркыныч уен», «Мәңгелек иман» кебек комедия һәм драмаларын иҗат итә. Әдипнең әдәби тәрҗемә һәм публицистика өлкәсендәге иҗади эшчәнлеге дә игътибарга лаеклы. Ул К.Дойльның «Баскервильләр эте», Р.Киплингның «Маугли», А.Экзюпериның «Нәни принц» повестьларын һәм дөнья халыклары фольклорыннан 100 дән артык әкиятен тәрҗемә итә. Р.Вәлиев - Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре (1990, 1997), Россия Гуманитар фәннәр академиясенең шәрәфле академигы (1977). 1990 елдан бирле ул - Татарстан Республикасының халык депутаты. АКШ һәм Англиянең Биографик үзәкләре Р.Вәлиевне үзләренең идарә әгъзасы итеп сайлыйлар, дөньякүләм танылган «Кем ул?» дигән энциклопедиядә аның биографиясен чыгаралар, биш ел рәттән (1991-1995) аны дөньяның иң атаклы шәхесләре исемлегенә кертәләр. «Планетада цивилизацияне, яшәешне һәм мәдәниятне саклауга һәм үстерүгә керткән хезмәтләре өчен» ул Халыкара көмеш медаль белән бүләкләнә. Ул - Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары, Халыкара ПЕН-клубның Татар ПЕН-үзәге президенты, Татарстан Мәдәният министрлыгы коллегиясе әгъзасы. «Яшисе килә» повесте һәм популяр җырлары өчен 1982 елда шагыйрь Татарстан комсомолының М.Җәлил исемендәге Республика премиясе белән бүләкләнә. 2007 елда «Иске сәгать дөрес йөри» дигән проза әсәрләре җыентыгы һәм «Ядкарь» җырлар китабы өчен Р.Вәлиевкә Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелә. 2011 елда Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов Указы белән әдип «Татарстан Республикасының халык шагыйре» дигән мактаулы исемгә лаек була. 1979 елдан - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Сортларга аеру:
популярлык
популярлык
әлифба
бәя арту буенча
бәя кимү буенча
Күрсәтергә:
30
30
60
90