Товарлар каталогы
Татарское ювелирное искусство

Татарское ювелирное искусство в собрании национального музея Республики Татарстан

Вәлиев Диас Назыйх улы
Вәлиев Диас Назыйх улы 1938 елның 1 июлендә Татарстанның Арча районы Казанбаш авылында туа. Бала чагы һәм мәктәп еллары Казан шәһәрендә уза. 1956 елда урта мәктәпне тәмамлагач, укуын Казан дәүләт университетының геология факультетында дәвам иттерә. Студент чагыннан ук геологик экспедицияләрдә катнаша, төрле җирләрдә була, Казахстандагы Тимертау шәһәрендә металлургия комбинатын төзүдә катнаша. 1962 елда, университетны тәмамлаганнан соң, өч ел буе Киров өлкәсендә геолог булып эшли. 1965 елда Д.Вәлиев Казанга кайта һәм берникадәр вакыт шәһәрдәге геологик оешмаларда эшләп ала, 1966-1973 елларда республика яшьләр газетасы «Комсомолец Татарии» (хәзерге «Молодежь Татарстана») редакциясендә әдәби хезмәткәр вазифаларын үти. 1973-1975 елларда Мәскәүдә СССР Язучылар берлеге каршындагы Югары әдәби курсларда укый. Курсларны бетереп кайткач, профессиональ язучылык эшенә күчә. Д.Вәлиев рус телендә яза. Матбугатта беренче тапкыр 1959 елда «Карта старика» исемле хикәясе белән күренә. «Погода на завтра» исемле беренче китабы Киевта 1973 елда украин телендә басыла. Д. Вәлиевнең язучылык сәләте драматургия жанрында аеруча тулы ачыла. «Намус хөкеме» исемле беренче драмасы 1971 елда Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында, икенче пьесасы - «Дарю тебе жизнь» әсәре - 1972 елда Мәскәүнең М. Н. Ермолова исемендәге Драма театры сәхнәсендә уйнала. Драматургның шуннан соң язган «Диалоги», «Пророк из Казанского заречья», «Казанский университет, или 1887» исемле пьесалары да Мәскәү, Ташкент һ.б. шәһәрләрнең театр сәхнәләрендә куела. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры авторның «Үзеңә хыянәт итсәң» (1975) һәм «Диалоглар» (1976) драмаларын сәхнәләштерә. Бу әсәрләр 1982 елда татар телендә аерым китап булып басылып чыга. Д.Вәлиевнең «Три похода в вечность», «Третий человек, или Небожитель», «Уверенность в Невидимом», ике томлы «Портрет Дон-Жуана» һ.б. китаплары дөнья күрә. Д.Вәлиев милли драматургия буенча уздырылган Бөтенроссия фестивалендә өч тапкыр (1973, 1979, 1981) I дәрәҗә дипломга лаек була. Д.Вәлиев - ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1981), РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1983). 1976 елда «Дәвам» пьесасы өчен язучыга ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелә. Д.Вәлиев 2010 елда Казанда вафат була. 1973 елдан - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Сортларга аеру:
популярлык
популярлык
әлифба
бәя арту буенча
бәя кимү буенча
Күрсәтергә:
30
30
60
90
Печатная
Дневник писателя времён смуты. (Очерки и исследования)
Дневник писателя времен смуты Валеев Д.Н. рус 2018 Е-2116 Тираж 1000 10шт,16+