Товарлар каталогы
Татарское ювелирное искусство

Татарское ювелирное искусство в собрании национального музея Республики Татарстан

Вахитов Габделхәй Каюм улы (Хәй Вахит)
Вахитов Габделхәй Каюм улы (Хәй Вахит) 1918 елның 20 декабрендә элекке Казан губернасы Арча өязе (хәзерге Татарстанның Биектау районы) Мәмдәл авылында туа. 1934 елда җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казан Театр техникумына укырга керә. Ләкин ике елдан техникум ябылу сәбәпле, укуын өзәргә мәҗбүр була һәм хәзерге Чистай районының Яңа Роман авылына укытучы булып китә. Аннары яңадан Казанга килә. 1937-1940 елларда музыка училищесында укый. Училищены тәмамлап, бераз вакыт Республика җыр-бию ансамблендә эшли. 1941 елда Х.Вахит армиягә алына, каты сугышларда катнаша. 1945 елның ноябрендә гаскәри хезмәттән кайтып, Казан дәүләт консерваториясенә укырга керә һәм аны 1951 елда тәмамлап чыга. 1956-1958 елларда Мәскәүдә СССР Язучылар берлеге каршындагы Югары әдәби курсларда укый. Шул вакыттан алып гомеренең соңгы көннәренә кадәр ул - язучы-профессионал. Х.Вахит сугышка кадәр үк яза башлый. 1937-1939 елларда аның бер-бер артлы «Канлы куллар», «Соры кортлар» исемле пьесалары һәм «Дулкыннар» дигән шигырьләр җыентыгы басылып чыга. 50 нче елларда аның балалар өчен «Безнең авылда», «Якты юл» һәм рус телендә «Весна идет» исемле шигырь җыентыклары нәшер ителә. Х.Вахитны язучы итеп таныткан жанр - драматургия. Аның «Беренче мәхәббәт» (1960), «Кайда соң син?» (1963), «Карлыгач канат кага» (1965), «Соңгы хат» (1966), «Күк капусы ачылса» (1967), «Мәхәббәтең чын булса» (1972), «Давыл» (1973), «Ике килен-килендәш» (1976) һ. б. пьесалары дөнья күрә. «Беренче мәхәббәт» һәм «Күк капусы ачылса» водевиль-комедиясе аеруча зур уңышка ирешә. Ул опера либреттолары һәм музыкаль комедияләр авторы буларак та билгеле. Аның «Самат» (1957), «Дим буенда» (1965), «Җиһангир» (1976), «Наемщик» (Т.Гыйззәт драматик поэмасы буенча) дигән опера либреттолары һәм «Мәхәббәт җыры» (1971), «Кияүләр» (1975) исемле музыкаль комедияләре бар. 1960 елда «Беренче мәхәббәт» драмасы буенча Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә куелган спектакль өчен Х.Вахит ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. 1968 елда язучыга -«ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе», ә 1978 елда «РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исемнәр бирелә. Х.Вахит 1978 елда Казанда вафат була. 1956 елдан - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Сортларга аеру:
популярлык
популярлык
әлифба
бәя арту буенча
бәя кимү буенча
Күрсәтергә:
30
30
60
90
Бу бүлектә әлегә буш
Сез кайтырга сәхифәне каталогы яки файдалана навигацией яки эзләү буенча сәхифә.
Баш битЯки каталогтан кирәкле товарны сайлагыз.