Шәмсетдинов Солтан Сәләх улы (Солтан Шәмси) 1946 елның 10 февралендә Татарстанның элекке Дөбъяз (хәзерге Биектау) районы Суыксу авылында туа. Балачак еллары һәм үсмер чагы шул ук районның Юртыш авылында уза. Авылда җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казанга килеп, һөнәр училищесында укый, токарь һөнәрен үзләштерә. 1962 елда Мәскәү заводларында гади эшче, токарь, слесарь-инструментчы, соңыннан, армиядән кайткач, А.Жданов исемендәге Беренче үрнәк басмаханәдә полиграфист булып эшли. Шул елларда производстводагы хезмәтеннән аерылмыйча укып, кичке урта мәктәпне тәмамлый.
1971 елда С.Шәмси Татарстанга күчеп кайта, берникадәр вакыт Казанның К.Якуб исемендәге полиграфия комбинатында - китап басучы, «Урак һәм Чүкеч» заводында слесарь булып эшли.
С.Шәмси 1972-1977 елларда Мәскәүдә М.Горький исемендәге Әдәбият институтында югары белем ала.
Институтны уңышлы тәмамлап кайткач, 1977-1985 елларда «Казан утлары» журналының проза бүлегендә мөхәррир булып эшли. Соңрак «Идел», «Татарстан» журналларында, Татарстан китап нәшриятында җаваплы вазифалар башкара. 2000 елдан ул Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институтында татарча текст мөхәррире хезмәтендә.
Әдәбиятта С.Шәмси хикәяче-прозаик, тәрҗемәче, татар халкы тарихына багышланган әдәби-публицистик китаплар авторы буларак билгеле. Тәрҗемә өлкәсендә ул иҗат эшен ике юнәлештә алып бара: татарчадан-русчага, русчадан татарчага тәрҗемә итә. Г.Ибраһимовның «Кызыл чәчәкләр» повесте һәм дистәдән артык хикәясе, С.Антонов, Н.Думбадзе һ.б. язучыларның әсәрләре аның тәрҗемәсендә дөнья күрә.
1984 елда — «Көмеш чылбыр» исемле беренче хикәяләр җыентыгы, аннан соң «Җәяүле буран» (1988), «Ут хәйләсе» (1994), «Еллар эзе» (1996) исемле китаплары басылып чыга.
Иҗат эшчәнлегенең тагын мөһим бер юнәлеше - популяр китаплар ярдәмендә бай милли тарихыбызның катлаулы дәверләрен ачыклау, ерак тарихи чынбарлыкны объектив рәвештә укучылар күңеленә җиткерү. Ул Әхмәд ибне Фазланның Болгар иленә мәгълүм сәяхәте язмаларын тирәнтен өйрәнеп, аларның әдәбиләштерелгән яңа вариантын тудыра («Путешествие Ахмеда ибн Фадлана на реку Итиль и принятие в Булгарии ислама», 1992).
Соңгы елларда «Низаглы йортта» (2002), «Күк капусы ачылса...», «Золотая орда накануне распада» (2008) китаплары дөнья күрә. И.Измайлов белән берлектә язылган «Волжская Булгария в рассказах для детей» (1995) исемле китабы, шулай ук «Идел Болгарстаны» (2001), «Сөт калыр, ватан китәр» (2011) дигән китаплары басылып чыга.
С.Шәмсигә 1996 елда «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә.
2000 елда «Еллар эзе» китабы өчен ул Татарстан Язучылар берлегенең Ф.Хөсни исемендәге әдәби премиясенә лаек була.
1985 елдан - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Шамсетдинов Султан Саляхович

Шамсутдинов Султан Саляхович (Султан Шамси) родился 10 февраля 1946 года в деревне Суксу Высокогорского района Татарстана. Детство и юность прошли в деревне Юртуш. Здесь он окончил семь классов. В 1960 году С.Шамси приехал в Казань и поступил в ремесленное училище. После училища поехал в Москву, где работал на авто-агрегатном заводе, был токарем, слесарем-инструментальщиком, шлифовщиком, печатником на Первой образцовой типографии имени А.Жданова. Тогда же окончил вечернюю среднюю школу, отслужил в армии.
В 1971 году С.Шамси вернулся в Казань, некоторое время работал на полиграфическом комбинате имени К.Якуба, слесарем на заводе «Серп и Молот».
В 1972-1977 годах С.Шамси учился в Литературном институте имени М.Горького.
Дальнейшая трудовая деятельность С.Шамси после возвращения из Москвы была целиком связана с журналистско-редакторской работой. В 1977-1985 годах он работал литературным сотрудником отдела прозы в редакции журнала «Казан утлары», позднее — в журналах «Идель», «Татарстан», в Татарском книжном издательстве, с 2000 года — редактором татарского текста в Институте татарской энциклопедии Академии наук Республики Татарстан.
Литературно-творческую деятельность С. Шамси начал с перевода. К 100-летнему юбилею Г.Ибрагимова он подготовил и издал на русском языке два сборника переводов произведений писателя. Он также переводил и на татарский язык. Известны его переводы произведений писателей С.Антонова, Н.Думбадзе и др.
Первая книга собственных произведений сборник рассказов «Көмеш чылбыр» («Серебряная цепь») была издана в 1984 году. В последующие годы один за другим вышли сборники рассказов, повестей и публицистики: «Җәяүле буран» («Голос на городище», 1988), «Еллар эзе» («Следы прожитых лет», 1996), повесть-сказка для детей «Ут хәйләсе» («Хитрость огня», 1994).
В 1992 году он издал книгу «Путешествие Ахмеда ибн Фадлана на реку Итиль и принятие в Булгарии ислама».
Ярким художественным языком написаны его книги (в соавторстве с И.Измайловым) «Волжская Булгария в рассказах для детей» (1995), а также «Идел Болгарстаны» («Волжская Булгария», 2001) и историко-публицистическое произведение «Низаглы йортта» («На бранной земле», 2002), «Күк капусы ачылса.» («Небесные врата»), «Золотая Орда накануне распада» (2008), «Сөт калыр, ватан китәр» («Родина уйдет, народ не пропадет», 2011).
С.Шамси - Заслуженный работник культуры Республики Татарстан (1996).
В 2000 году за книгу «Следы прожитых лет» он был награжден литературной премией Союза писателей Татарстана имени Ф.Хусни.
С 1985 года - член Союза писателей Татарстана.
Сортларга аеру:
популярлык
популярлык
әлифба
бәя арту буенча
бәя кимү буенча