Салахов Ибраһим Низам улы 1911 елның 30 августында Казахстанның Күкчәтау шәһәрендә туа. Башта мәдрәсәдә, аннары туган шәһәрендәге җидееллык татар мәктәбендә белем алганнан соң, 1928-1931 елларда Казан педагогика техникумында укый. Шунда укыганда, шигырьләре, әдәби парчалары белән балалар һәм яшүсмерләр матбугатында катнаша башлый. Техникумны тәмамлагач, берникадәр вакыт «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй»), «Кызыл яшьләр» (хәзерге «Татарстан яшьләре») газеталары, «Пионер каләме» (хәзерге «Ялкын») журналы редакцияләрендә әдәби хезмәткәр булып эшли.
1932 елда армиягә алына. Армиядән кайткач, 1935-1937 елларда, Казан дәүләт педагогика институтында укый. Бу чорда әдип «Ярату» (1935), «Дуэль» (1936) һәм «Постта» (1937) дигән китапларын бастырып чыгара.
1937 елда И.Салахов кулга алына. Аны «халык дошманнары» белән яшерен контрреволюцион элемтә тотуда гаеплиләр. 1947 елда азат ителгәч тә, Казан һәм Күкчәтауда яшәргә рөхсәт ителми, шуңа күрә Кызыл Яр дигән авылга күченеп килә һәм шунда яшәп иҗат итә.
Аның «Дала дулкыннары» дигән шигъри җыентыгы 1957 елда дөнья күрә. 1965 елда «Күкчәтау далаларында» исемле романы басылып чыга. 1991 елда язучыны Күкчәтау шәһәренең шәрәфле гражданы итеп игълан итәләр, Казахстан Президенты республиканың иң югары бүләге - «Парасат» ордены белән бүләкли. Бу чорда ул шулай ук күп кенә хикәяләр, очерклар, «Мәхәббәт картаямы?» исемле повестен, «Имәннәр тамыр җәйгәндә» романын яза.
1989 елда «Колыма хикәяләре» исемле әсәре дөнья күрә. Бу әсәр өчен 1990 елда И.Салахов ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.
1992 елда аңа «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә.
И.Салахов 1998 елда Кызыл Яр авылында вафат була.
1962 елдан - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Салахов Ибрагим Низамович

Салахов Ибрагим Низамович родился 30 августа 1911 года в городе Кокчетаве Казахской ССР (ныне Республика Казахстан). Первоначальное образование получил в медресе. В 1921-1928 годах учился в Кокчетавской средней школе, в 1928-1931 годах - в Казанском педагогическом техникуме. Одновременно сотрудничал в газетах и журналах. В 1931 году он начал работать литературным сотрудником в редакциях газеты «Яшь ленинчы» (ныне «Сабантуй»), «Кызыл яшьләр» (ныне «Татарстан яшьләре»), журнала «Пионер каләме» (ныне «Ялкын»).
В 1932 году И.Салахов был призван в армию. Демобилизовавшись из армии, в 1935-1937 годах учился в Казанском педогагическом институте. В этот период им были написаны пьеса «Ярату» («Любовь», 1935), рассказ «Дуэль» (1936), выходит в свет сборник стихов «Постта» («На посту», 1937).
В 1937 году И.Салахов был арестован. Ему было предъявлено обвинение в тайных контрреволюционных связях с «врагами народа». После освобождения из мест заключения в 1947 году И.Салахову было запрещено жить в Казани и родном Кокчетаве, поэтому он вместе с семьей переехал в деревню Кызыл Яр. Здесь он продолжил свою литературную деятельность.
В 1957 году выпустил сборник стихов «Дала дулкыннары» («Степные волны»), а в 1965 году - роман «Күкчәтау далаларында» («В степях Кокчетау»). За это произведение Президент Республики Казахстан в 1991 году награждает автора орденом «Парасат». В эти годы И.Салахов пишет рассказы, очерки, повесть «Мәхәббәт картаямы?» («Стареет ли сердце?»), роман «Имәннәр тамыр җәйгәндә» («Дубы углубляют корни») и др.
В 1990 году И.Салахов за роман «Колыма хикәяләре» («Рассказы Колымы») был удостоен Государственной премии ТАССР имени Г.Тукая.
В 1992 году ему было присвоено звание «Заслуженный работник культуры Республики Татарстан».
И.Салахов умер в 1998 году в деревне Кызыл Яр.
С 1962 года - член Союза писателей Татарстана.
Сортларга аеру:
популярлык
популярлык
әлифба
бәя арту буенча
бәя кимү буенча